ТЫПЫЛДАТУ ф. 1) к. тыпырдату. Шиблет кигәннәр табаннарын тыпылдатып, үкчәле читек кигән шәкертләр чәпелдәтеп, берсе икенчесен алмаштырып биергә керештеләр. С.Кудаш

2) Бару, кайту, гомумән җәяү берәр якка юнәлү. Вакыт иркен: халыкның эштән кайткан чагы, балаларның да арып-талып бакчадан өйгә таба тыпылдатулары иде. Ф.Җамалетдинова

Тыпылдата башлау Тыпылдатырга керешү. Кыз, әтисен күрүгә, аякларын тыпылдата башлады. Р.Вәлиева

Тыпылдатып алу Бераз тыпылдату. Бармакларын тыпылдатып алды

Тыпылдатып кую Бер тапкыр тыпылдату. Ул, музыка ишеткән саен, аягы белән тыпылдатып куя, сикергәли. М.Вәлиев

Тыпылдатып тору Сөйләү моментында тыпылдату. Аягын тыпылдатып тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә