ТЫ’П-ТЫП иярт. 1. Эре тамчылар бер-бер артлы тамганда, каты җирлеккә нәрсә дә булса бер-бер артлы төшкәндә, каты өслеккә нык басканда, сикергәләгәндә чыккан тавышны белдерә. Әй берзаман муенын кәкрәйтеп, койрык чәнчеп, төп-төз аяклары белән тып-тып басып юыртып китә, агай! Г.Ибраһимов

2. рәв. мәгъ. Тамчылар төшкәләп, еш-еш ниндидер вак нәрсәләр коелып, тонык тавыш чыгару. Җир шарыннан атлый бала: Ул кагынып Алулары, Тып-тып басып Барулары! Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә