ТЫ’П ИТҮ ф. 1) Зур булмаган каты әйбер төшеп, бәрелеп, саңгырау тавыш чыгару. Симез тәкә, хуҗасының сарайга кергәнен күргәч, «беләм мин синең ниятеңне» дигән кебек, тып итеп аяк тибеп куйды. Г.Сабитов. Менә тып итеп имәннән бер чикләвек төшә, бераздан тагын берәү. М.Мәһдиев 2) күч. Көтмәгәндә, кинәттән берәр эш-хәрәкәт башкарылу. Тып итеп вагон артыннан каршысына килеп чыккан шәүләне күргәч, Наилә коелып иңде, батон белән сөт шешәсе салган чүпрәк букчасы кулыннан төшеп китте. А.Гыйләҗев. Шул вакыт тып итеп мин килеп җитәм Кызылъярга. Г.Якупова |