ТЫҢЧЫ и. 1) Кемне дә булса күзәтүче, кешеләр сөйләшкәнне кемгә дә булса сөйләп, җиткереп торучы кеше. Мин эшнең ни белән бетәрен белер өчен тыңчы булып түбән өйгә төштем. Ш.Маннур. Хан киткәнгә әллә ни вакыт та үтми, күрәсең, чүл арты ялмавызының тыңчылары ничектер ялмавызга шәһәр гаскәрсез калды, сугышырга туры килсә, каланы яклаучы юк, ә дәүләтнең казнасы хан сарае астында ятканын хәбәрлиләр. В.Ильская

2) диал. Тыңлаучан, күндәм



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә