ТЫҢЛАУЧЫ и. 1) Кемнең дә булса сөйләвен, чыгышын тыңлап торучы; тамашачы. Кызны юатырдай сүзләр таба алмадым. Хәер, аңа юатучы түгел, тыңлаучы кирәк иде. Ф.Яруллин. Хөсни картка тыңлаучы гына булсын. Г.Гыйльманов 2) Югары уку йортларына лекцияләр тыңларга йөрүче, вакытлы курсларда укучы. [Ваһапов] Ирекле тыңлаучы сыйфатында табигать факультетында лекцияләргә йөри. И.Рәми. 1908 елдан Россия университетларында ике меңгә якын хатын-кыз ирекле тыңлаучы булып белем ала башлый. Т.Биктимирова |