ТЫҢЛАУСЫЗ с. 1. 1) Тыңлатып булмый торган. Тыңлаусыз бармаклар сымак аерым-аерым йөрсәк, ул солдатлар безне өч көн эчендә тетеп кенә ата. В.Имамов

2) Үзсүзле, сүз тыңламый, әйткәнне үтәми торган. – Аһ, ахмак малай, адәм улы! – дип ачуланырга да керешкән аны Шүрәле. – Нинди тыңлаусыз бәндә син? Ф.Яхин

2. и. мәгъ. Шундый кеше. Тыңлаусызны да тыңлата белүче. Әйтем. Ә тыңлаусызлары, --- көндәлек чүпләрен матур сумкаларга салып, үзе белән ала. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә