ТЫҢЛА’У ф. 1) Кешеләр, җанлы-җансыз нәрсәләр чыгарган тавышны, авазларны ишетү, колак белән кабул итү. Яшьлегендә опера җырчысы булган, ә хәзер композиция өстендә уңышлы эшләп, берсеннән-берсе матур көйләр язган Сара Садыйкова хорын яратып тыңлый идем. Л.Ихсанова. Эштән буш вакытларда аның каютасында радиодан концертлар тыңлый идек. С.Сабиров 2) Башкаларның үзара нәрсә турында сөйләшүен яшерен рәвештә белергә тырышу, сиздермичә колак салу, башкаларның сөйләгәне белән кызыксыну. Аның ашыгыч эше юк иде, ул Мансурны саклады, әллә ничә тапкыр аның ишеге төбенә барып тыңлап торды. Г.Әпсәләмов. Өстәп шуны гына язып куям: безнең авылда сугыш вакытында Нәгыймә апа белән Марзия апаның сөйләшүен әни тыңлап торган. Т.Миңнуллин 3) Кемнең дә булса эчке әгъзаларының (йөрәкнең, үпкәнең) эшчәнлеген махсус аппарат ярдәмендә яки колакны куеп тикшерү. Колагын күкрәгенә куеп тыңлый. Т.Гыйззәт. Фельдшер сабыр гына кыяфәттә малайның пульсын санады, йөрәген тыңлады. М.Мәһдиев 4) Җинаять яки гражданлык эшен судта тикшерү. Урлау турындагы эшне тыңлау тагын кичектерелде. М.Вәлиев. Танылган группировкалар турындагы эшне тыңларга журналистлар да кертелде. Ватаным Татарстан 5) Фән нигезләренә төшенү, берәр нәрсәгә өйрәнү өчен лекцияләргә йөрү. Яшь чагында Платон күренекле галимнәрдән сабак тыңлый. А.Тимергалин. Минем җаным түзмәде: «Мин Сезнең лекцияне моннан ары тыңлый алмыйм», – дидем. М.Галиев 6) Кемнең дә булса әмеренә, боерыгына буйсыну, таләпләрен, әйткәнен үтәү, карышмау. Берәрсе каршылык күрсәтсә, тыңламаса, ул нишләгәнен белештерми, әлеге көч каршысындагы киртәне җимерми торып тынмый. Ф.Садриев. Ни генә булса да, Динә тыңлый белә. М.Әмирова 7) Кемгә дә булса буйсынып, тиешенчә эшләү, хәрәкәтләнү (идарә итә торган машиналар, әйберләр, тән әгъзалары тур.). Артыннан йөгермәкче булам, аяклар тыңламый. З.Хәким. Эш эшләргә тотынса, куллары тыңламый, иптәшләреннән калмаска тырышып, укуга тотынса, сызлауга түзә алмыйча, башын тота да караватка каплана. Ф.Әмәк 8) Кемнең дә булса киңәше, үтенүе буенча эш итү. Гәрчә бик алай атлыгып тормаса да, авылдашының сүзен тыңлый, барырга була. К.Миңлебаев. Ләкин кранчы кызның йөзендә үзгәреш күренмәде, ул бары тик җирдәгеләрнең әмерен генә тыңлый, аны күрми дә, ишетми дә иде кебек. Р.Вәлиев 9) Кемнең дә булса сүзләрен игътибарга алу. Картлар сүзен тыңлаучы юк хәзер 10) тыңла(гыз). Кемнең дә булса игътибарын үзенә җәлеп итү өчен өндәү сүз итеп кулланыла. Тыңлагыз, менә ниләр язылган: теплоход Владимировка пристаненда торган вакытта эчеп һәм сугышып йөргән өчен һәм шуның белән бөтен команда өстенә тап төшергән өчен, практикант Әсәдуллин Харисны теплоходтан төшереп калдырырга приказ бирәм. С.Сабиров. Тыңлагыз, тыңлагыз, ишетми калдык, димәгез! Ф.Баттал 11) тыңлыйм. Кемнең дә булса боерыгын үтәргә риза булуны яисә әйткән сүзләрен тыңларга әзер булуны белдерә. Тыңлыйм, Шәрифҗан әфәнде, соңыннан! И.Юзеев. Тыңлыйм, иптәш командир! 12) күч. Теге яки бу кешенең үтенечен канәгатьләндерү, сораганын бирү, әйткәнен эшләү. Акча сорап барсам, тыңламасмы икән? Тыңлап алу Тиз арада гына тыңлау. Ашау алдыннан җыру тыңлап алыгыз, әфәнделәр! И.Юзеев. Ара-тирә, арыгач, радио тыңлап алам. М.Мәһдиев Тыңлап бетерү Барысын да тыңлау, беткәнче тыңлау. Тыңлап бетергәч әйтте: – Ялгышасыз, иптәш Таҗиева, Габделбарыев үзе өчен бер энә дә сорый торган кеше түгел. М.Мәһдиев. Көн эчендә ниләр эшләнгәнен барлап, йомыш белән килгәннәрне тыңлап бетергәч, алар Вәлишин белән тагын икәүдән-икәү калдылар. М.Маликова Тыңлап тору Сөйләү моментында тыңлау; күпмедер вакыт тыңлау. Егет дәшми-нитми сүзсез тыңлап торды да: – Ярый, карап карармын әле, – дип, икеле җавап кайтарды. Г.Ибраһимов. Ләкин мин аның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап торыр хәлдә түгел, башымда мең төрле уйлар кайный иде. В.Нуриев Тыңлый башлау Тыңларга тотыну. Атна-ун көн үтүгә, Заһри саргаеп кипте, күрше-күлән белән сөйләшкәндә, колагына кулын куеп тыңлый башлады. М.Мәһдиев. Әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлый башлаган Вахит хәзер инде Нурулланың тизрәк төп сүзгә тотынуын көтә иде. М.Вәлиев Тыңлый бирү Тыңлавын дәвам итү; бернигә дә карамый тыңлау. Егет болай сөйли: – Ике якның үгет-киңәшләрен, бер-берсенә карата фикерләрен тыныч кына тыңлый бирдем. Р.Низамиев. Моңа каршы нәрсә дип әйтәсең дигәндәй, Җилдем баш селкеп, баш иеп кенә тыңлый бирде. Р.Рахман Тыңлый тору Озак вакыт дәвамында тыңлау; һәрвакыт тыңлау. Урманда син танымаган төрле-төрле кошлар чүкердәшә, тыңлый торгач, җырларына тәмам ияләшеп, ишетми үк башлыйсың. Ш.Галиев. Беләм птамышты: хатын да, түшше дә безнең һәр сүзне тыңлый торалар. Ф.Баттал |