ТЫҢЛАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. тыңлау. Шулай да, бөтен бер авылга бердәнбер кыз икәнлегегезне искә алып, без сезгә Высоцкийны да, бүтәнен дә тыңлатырбыз. М.Мәһдиев. Шушы кичәгә ярардае юкмы дип, Мәтин бәй миңа күп кенә кассеталар тыңлатты. С.Ибраһимова

2) Берәр эш эшләргә күндерү, үз сүзен үткәрү; буйсындыру. Сез, әле директор булып та, үз хезмәткәрегезне тыңлата алмагансыз. Т.Гыйззәт. Ул кешеләрне Алла сүзе белән тыңлатып, бер-берсенә изгелек, яхшылык эшләткән, тәмле сүзләр әйтеп яшәргә өйрәткән, ди. З.Зәйнуллин

3) иск. Өйрәнгән, бирелгән сабакны сөйләтү. Хәзрәт тагын сабакны тыңлатырга кереште. М.Гафури. – Якуб, Шакир, чыгып басыгыз, – дип, әкрен генә боерык бирә [хәлфә] сабагын тыңлата алмаган шәкертләргә. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә