ТЫҢЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. тыңлау (1 – 4 мәгъ.). Сәгать өчтә доклад әйбәт тыңлана, чөнки инде көн бетүгә авышкан, ике сәгатьтән эш көне тәмам, аннан җылы, ышык өеңдә телевизордан хоккей, футбол карыйсың. М.Мәһдиев. Тик шунысы бар: ул сүзләр, тыңлаганда, бик тә кызык, файдалы, эшлекле сүзләр төсле тыңлана, чөнки теге иптәшләр, дистә еллар буена анда утырып, телләрен тәмам чарлап бетергәннәр иде инде. М.Вәлиев 2) Яхшырак, ачыграк ишетер өчен, бик зур игътибар белән тыңлау. Сәетҗан абыйның ачуы басылды, Илдар ишеккә караштырып көйсезләнде: икесе тик аны көттеләр, баскыч ягыннан лифт тавышы ишетелгән саен, сагаеп тыңландылар. М.Маликова. Тыңланып ята-ята, йокыга киткәнемне сизми дә калганмын. Р.Габделхакова Тыңлана башлау Тыңланырга тотыну. Кинәт ул еракта нәзек тавыш белән машина гөжләгәнен ишетеп алды, курчак солдаттай сикереп торды, чәч арасына кереп тулган яфрак кисәкләрен җиргә койды һәм колагын тавыш килгән якка куеп тыңлана башлады: ул көткән машина киләме? А.Гыйләҗев. Үзе җиргә сузылып ятып тыңлана башлады. Х.Камалов Тыңланып йөрү Озак вакыт дәвамында тыңлану, даими тыңлану. Шул тирәдә тыңланып йөргән карчыгы килгән дә учы белән шалт тегенең пеләшенә! М.Маликова Тыңланып тору Сөйләү моментында тыңлану. Ул, абына-сөртенә, өйгә керде, бусаганы атлап узгач, тын тартырга куркып тыңланып торды. А.Гыйләҗев. Аптырагач, Денис яңадан өйгә кереп, бераз тыңланып торса, маэмай шыңшуына охшаш аваз ишетелгәндәй тоела. Ә.Баянов |