ТЫҢЛАМАС с. 1. 1) Кеше сүзен тыңламый, әйткәнне эшләми, үтәми торган (кеше тур.). Мин бит аның мондый ук тыңламас кеше икәнлеген белми идем. Р.Вәлиева. Җыен тыңламас малайлар гына икән бу сыйныфта. Сабантуй

2) күч. Ниндидер сәбәпләр аркасында көйсез, җайсыз булган; тиешенчә тормаган, йөрмәгән һ.б. (җансыз нәрсәләр тур.). Ул: «Синең яныңда бер бөтерелү үзе зур бәхеттер», – дигәндәй, мөлдерәп Гөләндәмгә карый һәм, кызның үз турысына җиткәч, горур башын янә бер түбән иеп, ымсындырып дәшүенә түзә алмый, тыңламас аякларын сөйрәп тыпырдый башлый. Ф.Яруллин. Алтын сыман тыңламас чәчләрен артка бәйләп куйган. Т.Галиуллин

2. и. мәгъ. Әйткәнне тыңламый торган кеше. Тыңламас үтерсәң дә аңламас. Әйтем. – Тыңламаслар белән ничек эш итәргә кирәклеген беләбез лә, – диде ул елмаеп. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә