ТЫҢКЫШЛАНУ ф. Тыңкышка әйләнү, борын тыгылу, тыңкыш тавыш чыгара башлау. Телләрнең йозагы төшә, моңарчы бер айга ун сүз дә әйтә алмаган, тыңкышланып, сакауланып мыгырдаган мыштыбыйлар да Цицеронга әйләнә! А.Гыйләҗев. Анасы, елавыннан туктап, тыңкышланган борынын тарта-тарта, Ярмөхәммәт янына килде дә кочаклап алды. Р.Батулла |