ТЫҢКЫШ с. 1. 1) Һаваны иркен үткәрми торган, тыгылган (борын тур.). Чәйнектә мәтрүшкә пеште, аның хуш исе минем тыңкыш борынга да килеп керде. Ш.Маннур. – Галошыңны салып как әле, – диде ул, гомер ачылмас тыңкыш борынын тартып. Н.Хәсәнов 2) Борын тыгылганга күрә, тонык, саңгырау чыга торган (тавыш тур.). – Фәизов, син нәрсә саботаж ясыйсың? – дип тотынды ул тыңкыш тавышы белән. Х.Камалов. Хәбәр әйтелеп беткәч, гимнның үзен дә рәттән ике мәртәбә уйнаттылар да тыңкыш тавышлы халык артистын җырлатырга керештеләр. Ф.Баттал 3) Борыны тыгылган, борын эче белән сөйли торган (кеше тур.). Җәүдәт үсмер чорына кереп килгән елларда күршеләре Галирахман абзыйның сакау, җитмәсә, тыңкыш малае бар иде. А.Хәлим. Канифә баштарак: «Әллә кемнәрне сыйлап ятырга», – дип чабаланып караган иде дә, Мәхмүт усал гына итеп (тыңкыш кешене усал була диләр, хак икән): «Синең эшләп алган хәерче акчаңа шулай яшибез дип беләсеңме әллә?» – дигәч, буйсынмый хәле булмады. Н.Көбәш 2. рәв. мәгъ. Саңгырау тавыш чыгарып. Хәтта борын белән тыңкыш сөйләүчеләрне дә чыгаралар. Татарстан яшьләре. Тавышы тыңкыш чыга, борыны тыгыла. Сөембикә 3. и. мәгъ. хурл. Борын аша сөйли торган кеше. – Әй сез, мужиклар, ягъни мәсәлән, тыңкышлар, мәдрәсә тәртибен бозарга сезгә кем кушты? – диде. К.Тинчурин. Нәрсә сөйлисең, тыңкыш, авызың сөйләгәнне колагың ишетәме? Шәһри Казан ◊ Тыңкыш танау Саңгырау тавыш белән сөйләшкән кешеләргә карата яратмыйча әйтелә. Әйдәгез, берләшеп, шул тыңкыш танауларга үч итеп, Батырхан әфәндене сайлыйк. К.Тинчурин |