ТЫ’Н ЮЛЛАРЫ и. күпл. анат. Сулыш алганда үпкәгә саф һава керү һәм кире чыгу өчен хезмәт итә торган әгъзалар (борын һәм авыз куышлыгы, бугаз, трахея). Һава агымы аның тын юлларын ачып, очкын чәчрәтеп, үрләтеп җибәрә. Ш.Галиев. Аны сулыйсың, сулыйсың, ә тын юлларың киңәйгәннән-киңәя, иркенәйгәннән-иркенәя төсле. А.Хәсәнов. Сәгыйрьнең күңеле хушланып, тын юллары ачылып китте. Т.Галиуллин |