ТЫНЫШУ ф. 1) Дус, тату булу, килешеп яшәү яки эшләү (күпчелек очракта юклык формасында йөри). Ата-анасы белән дә бер дә тынышмый; соңгы вакытларда бөтенләй шашкан төсле йөри башлады. К.Тинчурин. Күршедә генә яшәп тә тыныша алмаган ата казлар белән ни эшләргә инде? Н.Гариф 2) Сугыш хәрәкәтләрен туктату, килешү. Мимечләр [солых] сораганнар икән дә, безнекеләр ризалык бирмәгәннәр, бер мимеч солдатын калдырмыйча кырып бетергәнгә хәтле тынышу юк, дип әйткәннәр. И.Гази Тынышып тору Вакытлыча гына тынышу. Тынышып торган чакларында бик матур күренәләр. Р.Рахман |