ТЫНЫ’Ш БИЛГЕСЕ и. Язма текстның эчтәлеген һәм пауза, интонация үзенчәлекләрен дөрес чагылдырырга ярдәм итә торган график билгеләр (нокта, өтер, күп нокта һ.б.ш.). Флёра ханым мине гафу итсен инде: шул тыныш билгеләрен һаман дөрес кенә куя алганым юк. Ф.Яруллин. Бер генә тыныш билгесен дөрес куймасаң да, бәяне бер баллга киметәләр, ди бит... В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә