ТЫНЫШ и. 1) Сөйләгәндә, җырлаганда, укыганда һ.б.ш. процессларда кыска вакытлы тукталыш; пауза. Җөмләләрне, аларның баш һәм иярчен булуларын нинди аһәң (тон) һәм нинди тыныш (пауза) белән әйтелүләренә карап аера алабыз. Г.Алпаров. Соңра акрын гына, сүз араларында кыска-кыска гына тыныш ясап сөйләргә кереште: – Алты кыз баладан соң мин бер ир бала күрдем. Ә.Еники 2) Берәр эш башкарганда ясала торган тәнәфес. Ярый, алар шулай йөри торсын, сезнең белән без бераз тыныш ясап алыйк. Г.Гобәй. Әнвәр ату интервалын чамалап торды һәм бер тыныш моментында алга ыргылды: нибары егерме-утыз метр араны үтәргә кирәк иде. Х.Камалов 3) Язуда паузалар урынына куела торган билгеләр. Минем өр-яңа китабымнан беренче биттәге берничә тыныш арасын күрсәтте. Г.Бәширов. Шулай да күпнокталар яисә янәшә кулланылган тынышлар, аерым торган сорау һәм өндәүгә караганда, мәгънә төсмерләрен, әйтелми калган фикерләрне күбрәк җиткерә. Р.Харрасова 4) әд. Шигырьдә шигырь үлчәме өчен мәҗбүри булган юл эчендәге ритмлы тукталыш; буынара; цезура. Бу урында бик кыска ритмик тыныш барлыгын искә алып, дүртьюллык итеп укырга кирәк. Х.Туфан. Шунлыктан без әсәрнең оригиналын һәм хәзерге телгә тәрҗемәсен, тыныш-цезураларны вертикаль сызыклар белән күрсәтеп, бай һәм катлаулы шигъри классикабыздан бер дәрес итеп тәкъдим кылабыз. Н.Хисамов 5) Коръәндә аятьләрнең ахырларына, озын аятьләрнең бер тын җиткәнче укый алырлык өлешенең башына һәм ахырына куела торган билге (бизәкле җәя, чәчәк, аерым гарәп хәрефләре). Бер тынышыннан алып икенче тынышка тикле [укы]. Н.Исәнбәт // Коръәннең шул ике билге арасындагы кисәге; аять. [Хәлфә] бер-ике зуррак шәкерттән берничә генә тыныш Коръән укытып карады. Ә.Еники. Тук мәче күк киерелеп утырган Габделхәлим, тыныш араларында, стена сәгате суккандай доңгырдатып: – Амин! – дип әйтеп куя иде. Г.Ахунов ◊ Тыныш кую Әңгәмәне, бәхәсне, сөйләшүне һ.б.ш. туктату, тәмамлау. Бу юлга Симай мәсьәләсенә шушында тыныш куймыйкмы? Ш.Маннур. – Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы! – дип, үзенең шагыйрьлек тормышына тыныш куелганына 1933 елның 15 апрелендә 20 ел тула. Х.Миңнегулов |