ТЫНЫЧСЫЗЛЫК и. 1) Һәртөрле ыгы-зыгы, шау-шу, хәрәкәт. Көннәр үткән саен, авылда тынычсызлык арта барганлыктан, Сөләйман көндезләрен түгел, төннәрен дә печәнлектән төшмәде. К.Тинчурин

2) Тик кенә, тыныч кына тора алмау, әледән-әле хәрәкәтләнеп тору хәле. [Хәмидә], сауган вакытта күрсәткән тынычсызлыкларын һәммәсен гафу итеп: «Чү, сыеркаем, чү, менә хәзер бетә», – дип юатты. М.Гафури

3) Тиешенчә тирән йокыга китә алмау, саташу, бүленеп-бүленеп, куркыныч төшләр күреп йоклау халәте. Уянды да, тынычсызлыгы сәбәбен эзләнеп, борсаланып ятты. Я.Зәнкиев

4) Курку, шикләнү кебек кичерешләрдән туган борчылу, дулкынлану халәте. Кызның матур, кара туткыллы йөзенә тынычсызлык чыкты, күзләре берничә минут бөтенләй эчке уйга тукталган кебек бер җиргә каттылар. Г.Ибраһимов

5) Бимаза, борчу. Тик Фарукҗан шатлык хисе кичерә алмады, ниндидер аңлаешсыз бушлык, тынычсызлык биләгән иде аны. Т.Әйди

6) Иҗтимагый ризасызлык, һәртөрле чуалыш. Татарстанда тынычсызлык булдыру кирәктер, бәлки, бу көчләргә? Н.Кәримова. Соңгы көннәрдә рубльнең долларга һәм еврога карата түбән тәгәрәве һәм шул сурәттә нефть бәясенең төшә баруы халык арасында тынычсызлык уятты. Ф.Фәтхи

7) күч. Түземсезлек, көчле кызыксыну хисе, дулкынлану. Гамбәриянең йөрәге ашкынып тибә башлады, күңеле билгесез бер сөенеч сизенеп, рәхәт тынычсызлык кичерде. К.Тимбикова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә