ТЫНЫЧСЫЗЛА’У ф. 1) Физик яктан уңайсызлык китерү, авырттыру, борчу. Уң кулының урта бармагына эт тырнагы чыккан икән, шул җанга тиеп, тынычсызлап бара иде, тырыша торгач, эт тырнагын, канатып, тамыры белән йолкып чыгарды. А.Гыйләҗев. Әлеге егәр китә башлау гына тынычсызлый, төнлә йоклатмый, яралар сызлый. Г.Якупова 2) биол. Берәр төрле ярсыткыч белән тере организмга яки аның аерым әгъзасына тәэсир итү. Сапониннар составындагы әче матдәләр, бөрештергеч үзлекле матдәләр булганлыктан, тәм сизү нервлары очлыкларын тынычсызлап, селәгәй һәм ашкайнату сыекчасы бүленеп чыгуны көчәйтәләр. Агулы үсемлекләр 3) Туктаусыз борчып, бимазалап тору, тыныч яшәргә ирек бирмәү; комачау итү. Юл читендәге куакларда сандугачлар шашып сайрый, кыргый гүзәллекне тынычсызламыйм дигән шикелле генә талгын август җиле исә. Г.Рәхим. Әнисе әйткән: «Бик алып бирер идем дә, син, көне буе барабан кагып, тынычсызлап, башны авырттырып бетерер идең бугай», – дигән. Г.Гыйльманов 4) Кемнең дә булса күңелен борчу, күңел тынычлыгын алу. Билгеле инде, бу хәл мине бик тынычсызлый иде. Ә.Еники. Үткәндәге хатирәләр урап-юрап кайта башлый, алар, җаннарны тынычсызлап, адәм балаларын яңадан-яңа сынауларга дучар итәләр. Г.Гыйльманов Тынычсызлап алу Кыска вакыт эчендә тынычсызлау; аз гына тынычсызлау. Кыска гына вакыт эчендә күңелне шундыйрак сораулар тынычсызлап алды. Н.Фәттах Тынычсызлап йөрү Озак вакыт дәвамында тынычсызлау; даими, гел тынычсызлау. Гел су эчендә тынычсызлап йөргәч... [Аяк] Чалыр да шул, ник чалмасын. Р.Бәшәр. – Өйгә килеп тынычсызлап йөрмәгез, – дип, рейдта катнашучыларның үзләрен гаепләде ул. Байрак Тынычсызлап килү Электән бирле, күптәннән тынычсызлау. Бер-ике елдан бирле тынычсызлап килә торган сорау инде бу, дөресен генә әйткәндә... Р.Вәлиева Тынычсызлап кую Бер тапкыр, аз гына тынычсызлау. Вакыт-вакыт шулай тынычсызлап куйгалый ул безне. Алай гына да түгел, бөтен тынычлыкны ала. М.Вәлиев Тынычсызлап тору Сөйләү моментында тынычсызлау; һәрвакыт, даими тынычсызлау. Күңелне рәхәт тынычсызлап торган бу күренешне сүз белән дә кәгазьгә төшерәсе килә, туачак әсәрләрнең ачылмаган хикмәтләрен, әле мәгънәсе абайланмаган тылсымнарын сизәсең. Ш.Галиев. Ул тойгы нигәдер борчый аны, рәхәт тынычсызлап тора. Х.Камалов Тынычсызлый башлау Тынычсызларга тотыну. Моңарчы әле тулысынча ачыкланып җитмәгән бер уй, яман чир кебек, аны тынычсызлый башлады. Н.Фәттах Тынычсызлый төшү Тагын да ныграк тынычсызлау; бераз тынычсызлау |