ТЫНЫЧСЫЗЛАНУЧАНЛЫК и. биол. Тере организмның тышкы ярсыткычлар (чәнчү, сугу, температура үзгәрү, тавыш, химик матдә һ.б.ш.) тәэсиренә җавап кайтару үзлеге. Тере организмнарда тынычсызланучанлык матдәләр алмашын яхшырту һәм тирәлекнең зарарлы шартларыннан саклануны тәэмин итә торган файдалы җайланма сыйфатында барлыкка килгән. Гомуми биология |