ТЫНЫЧСЫЗЛАНУ ф. 1) Хәрәкәтләнү, тик тормау. Кара бия, тынычсызланып, койрыгын селтәштереп куя, башын борып, әледән-әле безнең якка күз ташлап ала. Н.Фәттах // Нәрсә дә булса борчу сәбәпле яки эчке кичерешләрнең чагылышы буларак, бертуктаусыз кул-тән һ.б. хәрәкәтләре ясау, тик тора алмау. Бала тынычсызланган кебек боргалана, нидер көтә сыман. М.Хәбибуллин

2) Ыгы-зыгы килү, шау-шу килү, тәртипсезләнү. Карарга кирәк, кортлар тынычсызланмыймы, йорт-каралты ни хәлдә? Г.Якупова

3) биол. Тере организм яки аның аерым әгъзалары тышкы ярсыткыч тәэсиренә бирелү. Агулану башында нерв тынычсызлану билгеләре (күз бәбәкләре зураю, ярсу яки, киресенчә, боегу, аякның хәле китү яки гомуми хәлсезлек, йөрәк эшчәнлеге бозылу) күзәтелә ---. Агулы үсемлекләр

4) Берәр нәрсәгә борчылу, дулкынлану, хәвефләнү, тәшвишләнү. Минем хакта һичбер тынычсызланма, бәгърем, синнән аерылган минутларымны эшкә күмелеп уздырдым. Һ.Такташ. Тора-бара ул тынычсызлана, вакыты-вакыты белән аякларын бер-берсенә бәргәли, кулларын шапылдатып куя башлады. Р.Вәлиев

Тынычсызлана бару Торган саен ныграк тынычсызлану. Сәгатьтән-сәгать авыл тынычсызлана барды, кайнады, шаулады. К.Тинчурин. Аның саен әнисе Камилә апа тынычсызлана барды, гүя баланы эссе табага бастырып тотарга әзер иде. Ф.Яхин

Тынычсызлана башлау Тынычсызланырга тотыну. Кешеләрнең күңелләре төште, һәркем үртәлә, тынычсызлана башлады. Н.Фәттах. Син борчылгач, бәләкәчебез тынычсызлана башлар. Ф.Яруллин

Тынычсызлана төшү Элеккегә караганда да күбрәк тынычсызлану; бераз тынычсызлану. – Нәрсә, мин әтинең шофёрын танымыйммы әллә? – диде кыз, тынычсызлана төшеп. – Чыннан да Ринат иде ул. Ә.Сафиуллин. Ләкин шундук, тынычсызлана төшеп, ирексездән куллары белән кесәсен капшарга кереште: күзлеген эзләде. Р.Мөхәммәдиев

Тынычсызланып алу Аз гына, кыска вакыт кына тынычсызлану. Муллалар килеп кергәч, бераз тынычсызланып алдылар. Ф.Яруллин. Бүлмәдәгеләр тагын тынычсызланып алдылар. Ф.Садриев

Тынычсызланып китү Кинәт, ниндидер сәбәпләр аркасында тынычсызга әйләнү. Шулай матур гына көн итеп ятканда, дөньялар тынычсызланып китә. Т.Биктимирова. Шуннан төше хәтеренә килеп төшә дә, күңеле тынычсызланып китә: аның бер генә дә кар кешесе кулыннан үләсе килми... Ә.Әминев

Тынычсызланып кую Кинәт яки аз гына тынычсызлану. «Кадерлем» сүзен ишетеп, мин тагын тынычсызланып куйдым. Н.Фәттах. Ишектән йончыган, кәефсез кешеләр килеп чыккан саен, ул кабат тынычсызланып куйды. Ф.Җамалетдинова

Тынычсызланып тору Даими тынычсызлану; сөйләү моментында тынычсызлану. Болай күңелләр тынычсызланып торганчы барып кайтсагыз яхшы булыр иде булуын. Г.Камал. Соңгы көннәрдә күңеле тынычсызланып торганга, сөйләшсәм-аралашсам әзрәк басылмасмы дип, Әкълимә эшеннән соң туры ахирәте Мәүсиләгә барган иде, өйдә булып чыкмады. Ә.Әминев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә