ТЫНЫЧСЫЗ с. 1. 1) Мәшәкатьле, һәртөрле борчу, ыгы-зыгы, шау-шу белән тулган. Байтак көннәр, байтак төннәр, шомлы, йокысыз, тынычсыз төннәр үтәләр... И.Туктаров. Яңадан тынычсыз тормыш – авылдагыга караганда да газаплырак, авыррак тормыш башланды. Н.Фәттах 2) Давыллы, шашкын, кызу хәрәкәттә булган, ярсу; болытлы, караңгы (табигать күренешләре тур.). – Ява бу, явачак, – диде иптәш Бикчурин, кара болытлар белән капланган тынычсыз күккә карап. Н.Фәттах. Аларны тынычсыз диңгез каршы алды. М.Вәлиев 3) Күңел тынычлыгы булмаган, борчулы (кеше, күңел, җан, йөрәк тур.). Күңеле тынычсыз, җаны әрнүле Мансурның, чөнки балалары аннан көннән-көн читләшә баралар. Г.Галиев. Алсуның бөтен булмышы тынычсыз, аптыраулы, бу миңа авыр тәэсир итә. М.Кәбиров 4) Күңелне борчый торган; тәшвишле (уй тур.). Әмма күкрәген тынычсыз уй сыдырып үтте: «Нәрсә алып кайтырмын икән соң?» Р.Зарипов 5) Тынычлыгы булмаган, куркыныч, шомлы (җирлек, урын, йорт һ.б. тур.). Болар өйгә кергәч, Гөлнәзек йокыдан уянган кебек булып киерелде-сузылды да: – Ай-һай, дию дус, өең бик тынычсыз икән. К.Насыйри. Бу нинди тынычсыз урын? Г.Тарханова 6) Башкаларга да, үзенә дә тынычлык бирми, бимазалап, аптыратып тора торган, тынгысыз (кеше тур.). Әлбәттә, аны берәү дә шәл бәйләргә мәҗбүр итмәде, аңа эш кушмадылар, ләкин карчыкның йөрәге шундый иде, тынычсыз, тасырдык иде. З.Хөснияр 7) Саташулы, бүленүле (йокы тур.). Иптәшләрем, ярым утырган килеш, үзара сыенышып, каты, ләкин тынычсыз йокы белән, әледән-әле кыбырсып һәм мыгырданып йоклыйлар. Р.Мостафин 8) Көйсез, елак (бала тур.). Тынычсыз бала түгел иде ул, әниләренә бернинди борчу-мәшәкать тә китермәде. Р.Вәлиева. Зифа бик тынычсыз, гел кулда гына күтәреп йөрергә туры килә аны. Сөембикә 9) Җәмгыятьтәге тәртипләр, фикерләр белән риза булмаган, тормышта яңалык тели, эзли-эзләнә торган. Ләкин еллар мине тынычсыз булырга өйрәттеләр. Х.Туфан. Җир турындагы документларны шундый оста итеп юкка чыгарган җирле хакимияттән үрнәк алыптыр инде, мөфти дә Әбдерәшитов кебек актив, тынычсыз кешеләрдән аларны юкка чыгару юлы белән котылырга уйлый. М.Гайнетдинов 10) Тәртипсезлекләр, ризасызлыклар, һәртөрле чуалышлар булган. Ә бүгенге көндә без тынычсыз заманда яшибез; адәм затын гөрелте-гүләүләр, шартлаулар, мең төрле җыр-музыка яңгырашы чолгап алган. М.Галиев. Европага һөҗүмен туктатып торып һәм кире кайтып, Батый, алга таба буйсындырылган рус җирләрен Идел буенда тиз арада барлыкка килгән Алтын Урда дәүләте составына кушудан баш тартып, тынычсыз, һәрвакыт болганып торган Болгарда үзенең вакытлы ставкасына нигез сала. Т.Кәримов 2. рәв. мәгъ. 1) Борчулы, тәшвишле; тик тормыйча, тынычланмыйча. Чуарбикә нигәдер үзен тынычсыз тота иде. М.Әмирханов. Фаягөл төнне тынычсыз уздырды. А.Әхмәтгалиева 2) Борчылып, мәшәкатьләнеп, бимазаланып, тыныч булмыйча. Күрәсең, бу хезмәтченең үлеме хәлләрнең куерып җиткән вакытына туры килгәндер, ул төнне авыл бик тынычсыз уздырды. Г.Бәширов. Моңа кадәр ни дәрәҗәдә тынычсыз яшәгән булса, зур шәһәр тормышының сагынылган стихиясендә һәм бихисап мөмкинлекләр алдында шуның хәтле бәхетле сыман иде ул. М.Вәлиев 3) Саташып, бүленә-бүленә (йокы тур.). Тынычсыз йоклый хатының. Л.Зөлкарнәй. – Балам, бүген бигрәк тынычсыз йокладың, иртәгә иртәрәк ятарга тырыш, – дип кенә әйтергә теләгән иде ул үзе. Сөембикә |