ТЫНЫЧЛЫК и. 1) Бернинди шау-шу, ыгы-зыгы, хәрәкәт булмау; тынлык. Ә тирә-якта шундый тынлык, шундый тынычлык, әйтерсең табигать бик каты тартыштан соң арыган да хәзер, әкрен генә сулыш алып, хәл җыя. Г.Әпсәләмов. Шулай да инде көн сүрелгән, кичке һавада тынлык һәм тынычлык урнашкан иде. Н.Фәттах 2) физ. Хәрәкәтсезлек, тикторыш халәте. Тынычлык хәленнән хәрәкәткә күчү 3) Кешенең яки хайванның үз-үзен сабыр, тыныч тотышы. Яшь офицер хөкемнең карар кәгазен укыганда да тоткынның йөзе коелган таш кебек катып торуы аның бу тынычлыгын тагы көчәйтте. Г.Ибраһимов. Биясе йөрсен, тынычлыгын бозмыйк, тиздән уйнак колын алып кайтыр, шулай боерган булыр, дим. М.Хуҗин 4) Рухи яки физик яктан борчылусыз, дулкынланусыз, тыныч халәт. Күңелдә, психикада иминлек, тынычлык кирәк бит. Ш.Галиев. Йөзендә дә гамьсезлек, туклык, күңел тынычлыгы чагыла. М.Маликова 5) Эшсез, мәшәкатьсез вакыт; ял. Аннары киная белән өстәп куйды: «Гөлүсәгә тынычлык кирәк». Г.Сабитов. Арыган-йончыган тән үзенә ял, тынычлык сорый. Р.Габделхакова 6) Бернинди дә чуалышлар, тәртипсезлекләр, хәвеф-хәтәр булмау; тәртип хөкем сөрү; иминлек. Минем тырышлык аркасында изге Болгар илендә һәрвакыт тынычлык, иминлек булды. Н.Фәттах. Скифлар иленә тынычлык, муллык иңгәнче, кулыбыздан килгәнчә азык-төлек, кием-салымнар белән дә ярдәм итеп торырбыз. Р.Сәгъди 7) Дәүләтләр арасында сугыш булмау; дәүләтләр, халыклар үзара тату, тыныч яшәү хәле. Анысы шулай инде, сугыш барганда, чын тынычлык буламыни ул? Ә.Еники. Әмма Казан тынычлык турында килешү белән чыга, һәм чираттагы сугыш башланмыйча кала. Т.Кәримов ◊ Тынычлыгын алу Тынычсызлау, борчуга салу, эчен пошыру. Көтсә дә, бу хәбәр аның тынычлыгын алды. Н.Әхмәдиев. Васимә әби башлаган сүз Хәлимнең тынычлыгын алды. Г.Гыйльманов. Тынычлык бирмәү Туктаусыз борчып, бимазалап тору, йөдәтү, интектерү, аптырату. [Егет] бик уңган, тырыш булып чыкты, кая куйсаң да, кулыннан эш килгәнлеген күрсәтте, үзе янды, башкаларны яндыра белде, эленке-салынкы йөрүчеләргә тынычлык бирмәде. Ә.Еники. Аннары, табигате шундый булгангамы, кимсетелгән ирлек мин-минлеге тынычлык бирмәгәнгәме, күргән саен Гөлшәһидәгә берәр зәһәр сүз әйтмичә уза алмый башлады. Г.Әпсәләмов. Тынычлыкта калдыру Кемне дә булса борчып, бимазалап торудан, йөдәтүдән туктау. Үтенечем бер генә: туган энеләремне тынычлыкта калдырсагыз иде, аларның бер гаебе дә юк, үзең беләсең, ыруыбыз – зур ыру безнең. М.Әмирханов. Тынычлык тапмау Борчылу, тынычсызлану, хәвефләнү. Хаклык булмаса, кешенең җаны урынында булмый, үзенә тынычлык таба алмый. Х.Камалов. Шушы хатны ертып ташлау белән генә, ул үзенә тынычлык таптымы соң? А.Вергазов |