ТЫНЫЧЛА’У ф. 1) к. тынычлану. Тынычлый аның йөрәк, Сусавын була баскандай, Савыга өзек үзәк. Ф.Яхин 2) Берәр кешене яки хайванны ярсуыннан, шаулавыннан һ.б.ш. туктату; тынычландыру. Нәгыймь аны тынычларга теләп дәште: «Я, төкер әле, Сәфәр, куй әле дөнья сүзен!» Ә.Фәйзи. Исерек төн тынычлый җанымны, Төнгә керәм, төндә йөрим мин ---. Р.Сабиров Тынычлап калу Ниндидер вакыйгадан, хәлдән һ.б.ш. соң тынычлау. Аңар бирдем азатлык мин, үзем дә шул вакыт күрдем: Тынычлап калды никтер һәм тәмам иркенләде күңлем... Г.Тукай. Мәсрүрә китте, Гөлчирә тынычлап калды һәм укыту эшләренә катнаша башлады. М.Мәһдиев Тынычлап китү Сизелерлек, күзгә күренеп тынычлау. Ул килгәч, Хәсән абый берникадәр тынычлап киткәндәй булып сузылып ятты. Көндәлек язмалар Тынычлап кую Тиз арада тынычлаган хәлгә килү. Әле генә үлем турында уйлап курыккан карт тынычлап куйды: әле, боерган булса, җир өстендәге башка кешеләр кебек кичерәсе бер мәшәкать булыр бу. М.Мәһдиев Тынычлап тору Билгеле бер вакытка тынычлау; вакытлыча, беразга гына тынычлау. Бер шул ярминкәләргә киткән чагында гына бераз тынычлап торасың. Г.Камал. Кечерәк өй зурлыгындагы аклы-зәңгәрле бозларның бер-берсенә бәрелеп, таралып төшүен, шундый ук мәһабәт бозларның бер минутка гына тынычлап торган су тигезлеген ватып-җимереп калкып чыгуын, күккә ашырга теләп тә, егәрләре бетеп, шапылдап суга килеп төшүен карап тору кызык та, шомлы да иде. Г.Гыйльманов Тынычлый башлау Тынычлауга табан үзгәрү. Губертны нәкъ менә хәзер, Бөгелмәдә алган тәэсирләре суынганчы, күңеле тынычлый башлаганчы күрәсе килә иде аның. Җ.Рәхимов |