ТЫНЫЧЛАП рәв. Иркенләп, борчылмыйча, тыныч күңел белән, тыныч вакытта, тынычланып. Тынычлап эшлә, дип, минекеләр өйгә кайтып киттеләр, син дә китәрсең, дидем бит, әй! К.Миңлебаев. Кичке ашын бик тынычлап, тәмләп ашаганнан соң, тәмам байларча кыяфәттә урамга чыгып барышлый гына алды ул үзенә килгән хатны. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә