ТЫНЫЧЛАНУ ф. 1) Һәртөрле хәрәкәтләр (дулкынлану, җил исү, селкенү һ.б.ш.) тукталу, басылу. Алар давыл тынычлануга ук юлга кузгалдылар. М.Мәһдиев. Тирә-як тынычлангач, су җылынгач йөзәргә ярата Һәдия елгада. Г.Якупова

2) Ыгы-зыгы килүдән, шау-шудан, сөйләшүләрдән туктау. Дим, «зал»ның тынычланганын бераз көтеп, чын артистларча бик ягымлы тавыш белән сузып җибәрде: «Без – җиңелмәс данлы ил батыры, һич какшамас безнең изге антыбыз…» Г.Әпсәләмов. Рушад, үзен тыныч тотарга тырышып, болай диде: – Сез тынычланмый торып, мин дәресне башламыйм. М.Мәһдиев

3) Курку, борчылу, дулкынлану, ярсу, дәртләнү һ.б.ш. хисләр басылу; тыныч халәткә килү, үз-үзен тыныч тота башлау. Биниһая авыр чакларда да гел шулай тынычлана идем, барын да үзем теләп, алдан белеп тордым лабаса, берәү дә көчләмәде, түзәргә кирәк, ди торган идем. К.Тимбикова. Аның әле ныклап торып тынычланасы килде, чәчелгән, таркалган уйларын, хис-тойгыларын барлыйсы, тәртипкә саласы килде. Н.Фәттах

4) Борчылудан, дулкынланудан, ярсудан туктау (йөрәк, күңел, җан тур.). Шуннан соң, икәвенең дә күңелкәйләре тынычлана, бер-берсенә якынлык тоела, хөрмәт хисе тагын да арта. К.Миңлебаев. Тәне ничек тә үз калыбына кайтыр, җаны да тынычланыр; зиһене генә иләсләнеп китмәсен, ул ялгышса, баш бетте дигән сүз. Г.Гыйльманов

5) Төрле чуалышлар, тәртипсезлекләр басылу, туктау. Аннан соң җәмгыять тынычланды, һәм татар иҗтимагый үзәге дә тынычланды. Д.Исхаков. Инде халкың да тынычланды, басылды, имин илдә яшәп ятабыз... Г.Каюмов

6) Тынычлык (6, 7 мәгъ.) урнашу. Боерган булса, дөньялар гына тынычлансын. Л.Ихсанова. Бу юл «дөнья тынычлыгы өчен дә», «безнең кеби көчләнгән милләтләрнең тынычланып, мәдәният вә чәчәк ату юлларына аяк басуларына да бердәнбер чарадыр». Х.Миңнегулов

7) күч. Булган, ирешелгәннәр белән канәгатьләнү. Ирешелгәннәр белән генә тынычланып, тукталып калырга һич тә исәбе юк әле аның. Л.Шагыйрьҗан. Хатын-кыз дигәнең җавапсыз калган сорауларны бик өнәп бетерми, җавап тапмый торып тынычланыр дип уйлама да. К.Кәримов

Тынычлана бару Әкренләп, эзлекле рәвештә тынычлану. Яңгыр астында басып торган саен, ул үзенең тынычлана барганын тойды, әле генә күңелендә баш калкытып куйган уйлар юкка чыкты. Р.Вәлиев

Тынычлана башлау Тынычлануга таба бару. Хәбәре килгәч кенә, бераз тынычлана башладым. К.Миңлебаев. Никитич бераз тынычлана башлады, тавышы тигезләнде. Х.Камалов

Тынычлана төшү Тагын да тынычлану; бераз тынычлану. Котан тынычлана төшкәч, бикә кулын тартып алды. Н.Фәттах. Бераз тынычлана төшкәч, ул: «Ыгы-ыгы, исемем Нәфисә», – дип әйтә алды. Ф.Яруллин

Тынычланып бетү Тәмам тынычлану, бөтенләй тынычлану. Әмма тынычланып бетмәгән, ярсуы кимеп өлгермәгән язгы су аны кирәкмәгән якка аска таба өстери. Ә.Баян. Инде тынычланып бетә язган кара айгырны җитәкләп, Волхов елгасы ягына китеп барды. З.Зәйнуллин

Тынычланып җитү к. тынычланып бетү. Әмма Ык тынычланып җитмәгән иде әле. Г.Сабитов. Ләкин әнә бөтенләй үк тынычланып җитмәгән икән, йөрәгендә әле һаман төен торып калган икән, һәм менә ул хәзер яңадан да дуларга чамалый иде, ахрысы. Н.Фәттах

Тынычланып калу Ниндидер бер вакыйга һ.б.ш.дан яки берникадәр вакыт узгач тынычланган хәлгә килү. Шуңа күрә дә ул, «кеше үз көче белән дә тормышка тиенергә мөмкин» дигән сүзен исбат иткәннән соң, тынып, тынычланып калды. М.Хәсәнов. Бүген һич уйламаганда ул сабырланып, тынычланып калды, гәүдәсенә кыз чагы җиңеллеге, күңеленә тигезлек кайтты. А.Гыйләҗев

Тынычланып килү Әкренләп, аз-азлап тынычлану; тынычлануга таба бару. Моңа мәскәүнекеләр шартлап үлә язды, әле яңа тынычланып киләләр. Н.Әхмәдиев. Иң мөһиме, халык тынычланып килә, хезмәткә кайта. Ф.Сафин

Тынычланып китү Ниндидер сәбәптән тынычлану. Шулай да тиз генә тынычланып китә алмады ул. Л.Ихсанова. Йорт башының төпле киңәшеннән соң һәркайсы тынычланып киткәндәй булды. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә