ТЫНЫЧЛАНДЫРУ I ф. 1) йөкл. юн. к. тынычлану. Гөлүсә тагын елмайгандай итте, тагын Газины тынычландырды. М.Хәсәнов. «Йөзем ак, күңелем пакь» дип, үзен тынычландырырга тырышса да, барып чыкмады. Т.Галиуллин

2) күч. Баш күтәргән халыкны буйсындыру, сәяси чуалышларны бастыру. Шулвакыт Кара Чыршылар арбасы өстенә Тимерхан менеп басты. Аның тамагы карлыккан иде халыкны чак тынычландырды. М.Мәһдиев. Вәкил, халыкны тынычландырып, сүзен дәвам итте: – 1950 елда Корея – Америка сугышы башланды. Р.Зарипов

Тынычландыра бару Торган саен тагын да тынычландыру. Урамның шушы гадәти ыгы-зыгысы Сабадырёвны да күпмедер тынычландыра бара иде. З.Фәтхетдинов

Тынычландыра башлау Тынычландырырга керешү, әкренләп тынычландыру. Сестралар җыелды һәм аны чолгап алып тынычландыра башладылар. Х.Камалов. Йөгереп килгән уңайга Майя Хәлим кулыннан баласын йолкып алды, аннары, аңа артын куеп, чын аналарча сөйләнә-сөйләнә, һаман елаудан туктый алмаган сабыйны тынычландыра башлады. Г.Гыйльманов

Тынычландыра килү Күптәннән бирле тынычландыру. Александр Иванович бу җыелышларда ниндидер ясалмалык сизсә дә, «яхшылыктан яманлык эзләмиләр» дигән тыйнак фикер белән үзен тынычландыра килде. Ә.Баян

Тынычландыра тору Әледән-әле тынычландыру; берәр эш-хәлгә кадәр тынычландыру. Сафиулла урыннан кузгала, сүз тугылата башласа, тизрәк тынычландыра торды. Ф.Яхин. Без, киресенчә, әни монысы өчен генә борчылмаса ярар иде дип, аны тынычландыра тора идек. Безнең гәҗит

Тынычландыра төшү Тагын да тынычландыру; бераз тынычландыру. «Яшен башта Алмыш хан өен сугарга тиеш», – дигән уй Тотышны бераз тынычландыра төште. Н.Фәттах. Янәшәсендә тере кеше барлыгын тою аны бары тынычландыра төшә иде. Д.Бүләков

Тынычландырып алу Тиз генә тынычландыру; бераз тынычландыру. Шундук: «Соңрак, җаен туры китереп, бер сораштырырмын әле», – дип, үз-үзен тынычландырып та ала. М.Хәсәнов. Маһруй, ирләр сүзенә кушылырга җөрьәт итмәсә дә, атасы белән малаеның артык кызып китеп, чамадан ашмауларына күз-колак булып тора, әле берсенә, әле икенчесенә карап, күз карашы белән тынычландырып ала иде. Р.Вәлиев

Тынычландырып бетерү Тәмам тынычландыру; тулысынча тынычландыру. Аны тынычландырып бетерүем булды, стюардесса: Һава шартлары начар булу сәбәпле, самолёт Бөгелмәгә төшә алмый, шуңа күрә кире Казанга кайтабыз, диеп котыбызны алды. Н.Әхмәдиев

Тынычландырып җибәрү Сизелерлек тынычландыру; бераз тынычландыру. Аның бармаклары салкынча һәм назлы иде, аларның орынуы тынычландырып җибәргәндәй итте. М.Маликова

Тынычландырып йөрү Һәрвакыт, гел тынычландыру, билгеле бер вакыт тынычландыру. Мин шулай әтинең боерыкларын үтәп, аны тынычландырып йөрим төн буе. Ф.Тарханова. Минем белән бергә килгән яшь укытучыларның дәрестән еш кына елап чыкканы да, уку-укыту эшләре буенча мөдирнең балалар белән бергә яшь мөгаллимнәрне тынычландырып йөрүе дә хәтердә калган. Ә.Исхаков

Тынычландырып карау Тынычландырырга тырышу, тынычландырырга омтылу. Председательлек иткән баш инженер Галинуров тынычландырып карады, ләкин ул тәмам ярсыган иде. Д.Бүләков

Тынычландырып килү Озак вакыт дәвамында тынычландыру; күптәннән тынычландыру. Бәби тапкач бөтенесе җайланыр дип, үзен тынычландыра килде. Ф.Яруллин. Фатыйма бер пансионатта яшәгән, хәзер ул ябылган, дип, әниләрен дә, авыл халкын да тынычландырып килде. Ф.Садриев

Тынычландырып кую Тиз арада яки алдан тынычланган хәлгә китерү. «Яңалыклар»да бер канал кайдадыр самолёт егылып төшүне хәбәр итсә, икенчесе: «Җинаять эше ачылды», – дип, борчылуга төшкән агай-энене тынычландырып куя. Ә.Зарипов. – Кәгазьләрегез тәртиптә булса, беркем бәйләнә алмас, дип, Хәлил ханымны тынычландырып куйды ---. Т.Галиуллин

Тынычландырып тору Даими тынычландыру, гел тынычландыру; беразга, вакытлыча тынычландыру. Өмет дигәне генә тынычландырып тора күңелне, ә ул миндә көннән-көн кими бара. Э.Яһүдин. Тик берни эшләп тә булмый, ярый әле җылы сүзләр әйтеп тынычландырып торучы Айгөле бар. Р.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә