ТЫНЫЧЛАНДЫРГЫЧ с. 1. Тынычландыра, ярсуны баса торган; тынычлык китерә, тынычлык бирә торган. Наҗия кызын юатуның файдасыз икәнен аңлап, аңа тынычландыргыч дарулар бирде дә өеннән чыгып китте. Ф.Яруллин 2. и. мәгъ. махс. 1) Үлчәү җиһазларында укны тирбәлүдән туктату җайланмасы; демпфер. Электромагнит тынычландыргыч 2) Ярсуны баса торган дәвалау чарасы. Шулай ук әлеге дару – яхшы тынычландыргыч һәм йоклаткыч та. Шәһри Казан 3) күч. Күңелгә рәхәтлек бирә, юата, мавыктыра торган нәрсә. Аңа да шундый тынычландыргыч кирәк. Сөембикә 3. рәв. мәгъ. Тынычландырырлык итеп. Матур тавыш белән укылган дога балаларга тынычландыргыч тәэсир итте. Ф.Яруллин. Үләннең сыек экстракты кан басымы күтәрелү белән бәйле авыруның башлангыч чорында артериаль кан басымын төшерә һәм организмга тынычландыргыч тәэсир итә. Агулы үсемлекләр |