ТЫНЫЧ с. 1. 1) Юк-барга борчылмый, дулкынланмый, ярсымый торган; сабыр, басынкы. Муса да характеры белән тыныч кеше. С.Хәким. Әйбәт, тыныч кеше иде Байтимеров Газиз бабай. Т.Миңнуллин

2) Шундый кешегә хас; эчке рухи тынычлыкны белдерә торган. Ул нишләптер Сәгыйтькә карата үзендә баягы кебек дошманлык тойгысы сизмәде: студентның йөзе тыныч, эшчән иде, ул аннан һич тә көлергә дә уйламый иде бугай. Н.Фәттах. – Барыбер утынны алып кайтабыз, тик кулны пычратасы килми, – диде абыйсы, тыныч тавыш белән. М.Мәһдиев

3) Тавыш-тынсыз, дустанә бара торган. Римма тыныч сөйләшү, киңәшү рәвешендә зарланган кебек итеп әйтте. Х.Камалов. Әле генә бик тәмле, тыныч әңгәмә иде. М.Мәһдиев

4) Ашыкмый торган; салмак, әкрен. Хисмәт болдырдан тыныч адымнар белән, акрын-акрын, аяк бутамый гына төште. Ф.Яхин

5) Башкаларны борчымый торган, башкаларга борчу-мәшәкать китерми торган. Андый тыныч, әйбәт күршеләр бөтен кешегә дә тәтеми бит әле. М.Вәлиев. – Гади, тыныч балакаем, – ди әнисе дә, күз карашы белән генә булса да кызын сөеп-сыйпап. Э.Закирова

6) Бернәрсә дә тынычсызламый, борчымый торган; мәшәкатьсез, борчуларсыз. Мин сезгә әйтә килдем, тыныч чакта күчегез, дидем, – тыңламадыгыз. Т.Гыйзәт. Хыял күптән тыныч тормышны уйлап кинәнә дә бит. Х.Камалов // Борчылуларсыз, төрле мәшәкатьләрсез башкарыла торган

7) Җилсез, һавасы тымызык булган. Аннары Нәсимәнең торган фатиры да әллә ни ерак түгел ич: тыныч көнне матур гына кайтканда, егерме минутта өйдә булырлык ара. М.Вәлиев. Ул колакка сизгерлеген күрсәң: тыныч көндә кар яуганны да ишетә, билләһи менә, һич ялгансыз. К.Кәримов

8) Хәрәкәтсез, селкенүсез; дулкынланмый торган. Шул тыныч күлдә аккош белән каз яшәгәннәр. А.Алиш

9) Шау-шусыз, тавышсыз, ыгы-зыгысыз. Дөресен генә әйткәндә, һәр почмагыннан җылы бөркелеп торган якты, чиста, тыныч өйдә яшәве кызыктыра. Л.Ихсанова. Салмак кына атлап бара торгач, транспорт аз йөргән тыныч урамның тротуарына килеп чыктык. К.Миңлебаев

10) Көч кулланмыйча, сугышсыз хәл ителә торган. Бөек сәясәтче Ганди атлы шәхес Англия дип аталган колонизаторга буйсынмауның тыныч юлын тәкъдим итеп, үз дигәненә иреште. Т.Миңнуллин

11) Сугышмый торган; сугышта турыдан-туры катнашмый торган. Юк, үлемнән курыкмыйм мин, ләкин тыныч халыкка корал күтәрүдән куркам. Ф.Яруллин. Латвиядә хезмәт итүче хәрбиләрнең беренче тапкыр тыныч халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе иде. З.Зәйнуллин

12) Сугышсыз; бернинди сугыш алып барылмый торган; хәрби булмаган. Сугыштан соңгы тәүге тыныч ел. З.Мәхмүди

13) Тынычлык шартларында, сугышсыз вакытта башкарыла, алып барыла торган. Бу күкрәү аларны киң кырларга, тыныч хезмәткә чакыра, туган җирләрен сагындыра, ашыктыра, җилкендерә. Г.Әпсәләмов. Хәрби хезмәттә дә, тыныч төзелештә дә тапшырылган эшкә үтә җаваплы караучы Заһидуллин Гыйльмулланың үткән сугышчан юллары истәлекле. Т.Нәҗмиев

14) Тыныч максатларны күздә тоткан, коралсыз. Хөкүмәт Петроградтагы тыныч демонстрацияне аттырды! И.Гази

15) Тынычлык сәясәте алып бара торган; тынычлык шартларында яши торган. Тыныч илебезгә юлбасарларча һөҗүм ясаган кыргый фашистларга каршы Ватаныбызның күтәрелүен оныту кыен, сөеклеләрем. Г.Кутуй. Республиканың тыныч көнкүрешенә бернинди куркыныч янамавына инангач кына бизнесменнар сөйләшүгә баралар. М.Галиев

2. рәв. мәгъ. 1) Дулкынланмыйча, ярсымыйча, сабырлык белән. Монда татыган шатлыгымны мин хәзер тыныч яза алмыйм. Г.Кутуй. – Тракторны тик торгызып булмый ич инде, – диде Һарун тыныч кына. Н.Фәттах

2) Тавыш күтәрмичә, кызмыйча, дусларча. Ягез инде, тыныч кына сөйләргә тырышыгыз. Г.Каюмов. Гадәттә үзен тыныч тоткан Гөлкәйнең кыланышларында чыннан да ниндидер үзгәреш сизелә иде. Х.Ширмән

3) Тигез, салмак, ашыкмыйча. Әнә шуңа күрә алар бик тигез ритм белән икәүләп тыныч кына җырлап утыралар: «Мәк чәчәген өздем ялгыш кына…» М.Мәһдиев. Ана баланың тыныч мыслаган борынына, йомык күзләренә, йокы аралаш имгәндәй мимылдаган авызына карады да елмаеп җибәрде. М.Маликова

4) Борчымыйча, тынычсызламыйча. Син дошманны тыныч яткырмадың, Нәләтләп һәм ачып этлеген. М.Җәлил

5) Борчылмыйча, тынычсызланмыйча, курыкмыйча. Мәктәптә тыныч эшләргә теләсәң, җәбер-золым күрәсең килмәсә, директор хатынының көеннән тор. М.Мәһдиев. Сәбиләнең, аз гына да исе китмичә, һаман шулай кухняда тыныч кына әвәрә килүенә аптырап, кая сугылырга белмичә, әле тәрәзә каршына барды, әле күлмәк якаларын бер эләктереп, бер ычкындырды. Ф.Яруллин

6) Хәрәкәтсез; хәрәкәтләнмичә. Ләкин теге кеше, аның хәлен күреп, тыныч кына ятарга куша, кесәсеннән чүпрәккә төргән икмәк кисәге чыгара да, урталай бүлеп, яртысын Хафизовка бирә. Р.Мостафин. Ашкына, тыныч кына басып та тора алмый. М.Әмирханов

7) Тавышланмыйча; тавышсыз, дәшми-тынмый. Кымшанмыйча да тыныч кына утырган дустым ниләр мәтәштерергә җыена икән? К.Миңлебаев. Сөендек көтмәгәндә ике йодрыгы белән өстәлгә шап итеп сукты, теге бүлмәдә тыныч кына яткан эт, бу тавышка лүрт-лүрт йөгереп кереп, Алевтина Петровнаның бот араларында урала башлады... А.Хәлим

8) күч. Бернинди каршылыксыз, үз җае белән. Икенчеләренең холкында артык үзгәреш сизелмәде, алар, коллективка тиз генә кушылып, тыныч кына укый башладылар. Л.Ихсанова. Тормышы авыл юлына көйләнгән арбадай тыныч кына келтерәп тәгәрәгәндә, көтелмәгән бер вакыйга аның рухи дөньясын челпәрәмә китерде. Т.Галиуллин

9) Сугышмыйча, тату. Ишегалдында тырманып тыныч кына йөргән кызыл әтәч, титибикәләрен ияртеп, абзарга ук кереп китә. Н.Әхмәдиев. Син җир йөзендәге барлык халыклар белән дә тыныч һәм тату яши беләсең. Т.Миңнуллин

3. и. сир. к. тынычлык (6 мәгъ.). Без мәскәүлеләргә тимәбез, алар да безне тынычта калдырсыннар, ди Сөембикә. Х.Камалов. Кеше аңында пыскып яткан үлемнән курку, җил-давыллардан, афәтләрдән читтәрәк калып, «иярсез алаша» кебек, тынычта яшәү теләген «төртеп» чыгара, исән-имин калу хыялы хәйлә, мәкер юлына этәрә. Т.Галиуллин

Тыныч аяк белән кайту Бәла-казасыз, хәвеф-хәтәрсез кайту. Сине үз балам кебек күрүче идем. Инде тыныч аяк белән кайткан булсаң иде. Г.Ибраһимов. Тыныч вөҗдан белән к. тыныч күңел белән. Үзегезгә дә тыныч вөҗдан белән дөнья куярга язсын. Ә.Баян. Тыныч карый алмау 1) Кемгә дә булса гашыйк булу, мәхәббәт тоту. [Газинур] Сәлимнең Миңнурыйга тыныч карый алмаганлыгын белә. Г.Әпсәләмов; 2) Нинди дә булса мәсьәләгә, эшкә, күренешкә һ.б. карата кызыксыну күрсәтү; битараф булмау; ошату. – Бәлки, Ленинград кешесе булганга, мин ак төннәргә шулай тыныч карый алмый торганмындыр, – дип, Саша сүзен дәвам иттерә. Г.Әпсәләмов. Шуннан бирле мин төрле статуэткаларга, скульптурага һәм гомумән рәсемгә тыныч карый алмыйм... А.Тимергалин; 3) Ярсу, ачу чыгу. Ләкин әнә шул ике сакчы, ике терәк, һичничек бер-берсенә тыныч карый алмыйлар, һичшиксез конфликтка керәләр. М.Мәһдиев. Тыныч күңел белән Вөҗдан газабы кичермичә, борчылмыйча, үзенең хаклыгына ышанып, саф күңел белән. Димәк, тормыштан тыныч күңел белән китәргә мөмкин. С.Хәким. Тыныч күңел белән китә ала хәзер Хәлим. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә