ТЫНЧЫТУ ф. 1) Исләндерү, сасыту; авыр һавалыга әйләндерү. [Солтан], өйне тынчытмас өчен, тәмәке көйрәтергә ишек алдына чыккан. А.Расих 2) Сыйфатын бозу, начарайту. Заман сулышы тынчыта моңны... Ф.Гыйззәтуллина Тынчыта башлау Тынчытырга тотыну. Бу ис бүлмәне тынчыта башлады. Р.Вәлиева Тынчытып тору Озак вакыт дәвамында тынчыту; даими тынчыту. Аннары, әллә ни зур булмаса да, бөтен Яңа Бистәне сасы ис белән тынчытып торган заводның биек коймасы буеннан үтә дә Идел ярына чыга... М.Хәсәнов |