ТЫНЧУЛАНУ ф. төш. юн. к. тынчу. Укытучылар шыплап тутырылган сыйныф бүлмәсе тынчуланырга өлгергән иде. Ф.Яхин. Шулай итеп, 1980 нче елларның соң чиккә җитеп тынчуланган, әшнәлек, ялагайлык, бары тик үзенә файдалы кешене генә санга сугу гадәтләре купшы чәчәк аткан заманда, Ибраһимның күңел яшәешен чын дуслар бизәде. Р.Нуруллина

Тынчулана бару Торган саен ныграк тынчулану. Торган саен һава тынчулана гына барса да, без кузгалырга ашыкмадык. М.Вәлиев

Тынчулана башлау Тынчулану билгеләре сизелү. Бүлмәдә һава тынчулана башлаган иде инде. И.Нуруллин

Тынчулана төшү Тагын да тынчулану; бераз тынчулану. Юеш ис күбрәк таралды, бүлмә һавасы тагы да тынчулана төште. Г.Гобәй

Тынчуланып бетү Тәмам тынчулану. Ул гүяки тау елгасы, хәтеренең кыяларына бәрелә-бәрелә, төпләрендә яткан, инде онытылганнан исәпләнелгән үпкә һәм рәнҗешнең кара ташларын кузгата, астындагы тынчуланып беткән ләмне болгата, тынгы белми иртә-кич, көндезен-төнен ага. Ф.Яхин

Тынчуланып китү Соңгы арада тынчулану. Мәчет эчендә һава тынчуланып китте, шулай булуга карамастан, Коръән китабыннан «Рәгъд» («Күк күкрәү») сүрәсен укуны дәвам иттем. Өмет



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә