ТЫНЧУ II с. 1) Саф һава, җил кермәү сәбәпле сөрсегән, сасыган. Ни өн, ни төш түгел бит, дип утырасың шулай аңгы-миңге хәлдә тынчу вокзал бинасы эчендә. М.Вәлиев. Зөбәйдә бар көченә алдан чокып куйган такталарны этеп җибәрде, тынчу вагон эченә саф яз һавасы бәреп керде. И.Сираҗи

2) күч. Искергән, торгынлыкта калган; яңалыкны кабул итми торган; авыр. Әдәбиятта ул заманнарда булган тынчу кысанлык комачаулагандыр, күрәсең. Г.Сабитов. Тынчу заман. Илдә эшсезләр юк, эшлексезләр генә калып бара. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә