ТЫНЧУ I ф. 1) Һава алмашынмау, җил исмәү сәбәпле саф һава, кислород бетү, исле, сасы, авыр һавалы хәлгә килү. Ишектән керүгә, борыннарына тынчыган, күңелне болгандыра торган ис килеп бәрелде. А.Алиш. Наиләнең тычкан исе белән тынчыган салам эскерте төбендә укыган зәһәр хөкеме кылт итеп исенә төште. А.Гыйләҗев

2) Сөрсү, күксү (су, һава тур.). Кыш буенча тынчыган һавада бикләнеп торган шәкертләрнең авыру үпкәләренә Идел өстендәге язгы саф һава сөткә пешкән боткага атланмай килешкән төсле булды. К.Тинчурин. Ул бассейннардагы тынчыган суларны кем агызырга тиеш дип уйлыйсыз? Татарстан яшьләре

3) күч. Искерү, катып калу, артта калу, торгынлыкта булу. Болай да сезнең тынчыган тормышыгызга бераз саф һава өрер өчен генә кайта идем. Ф.Яруллин. Күз алдымда тынчый дөнья – Кысыла күкрәкләр! Р.Миңнуллин

Тынчый бару Торган саен тагын да тынчу. Күл торган саен тынчый бара иде. Сабантуй

Тынчый башлау Тынчырга тотыну. Хәрәкәтсез ятып тынчый башлаган сазлык ул. И.Низамов. Торба чокырына тулган сулар җәйгә чыккач тынчый башлады. Р.Рахман

Тынчып бетү Тәмам тынчу, бөтенләй тынчу. – Фу, тынчып беткән икән бу! – дип, эткә ташладым. Г.Ибраһимов. Кайчандыр яшь кызлар, киленнәр йөзе чагылган коелар ләмләнеп, боткаланып, тынчып беткән. Р.Фәйзуллин

Тынчып тору Билгеле вакыт дәвамында тынчу. Казлар тынчып тормасын, Юып кайтыйк ять кенә. Ф.Тарханова

Тынчып яту сөйл. Озак вакыт тынчу. Урамда яз башланырга тора, ә син монда тынчып ятасың. Г.Рәхим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә