ТЫНУ ф. 1) Сөйләшүдән, җырлаудан, кычкырудан һ.б.ш. тавыш чыгарудан туктау, тын калу. Салих тынды, минем аңа туп-туры карап утыруыма уңайсызлангандай, башын бераз гына читкә дә борды. Ә.Еники. Сыңар куллы яңадан сөйли башлагач, зал тынды. М.Мәһдиев 2) Берәр төрле тавыш ишетелми, яңгырамый башлау; туктау, өзелү. Зәйнәп ак камыр кебек кыска буынлы, юантык кулларын шактый каралган чүпрәккә сөртә-сөртә килеп чыккач, күз карашлары җылынды, тавышлар тынды. А.Гыйләҗев. Рушад, бу музыкага әсәрләнеп, койма буена үрелде – музыка тынды. М.Мәһдиев 3) Берәр эш-хәрәкәттән туктау; гомумән, хәрәкәтләнүдән туктау, нәрсәдер эшләү уеннан кире кайту, ниятеннән ваз кичү. Наилә тынмас, подъезд юар, инде соң чиккә җитсәләр, шәл бәйләп сатар. А.Гыйләҗев. Берәрсе каршылык күрсәтсә, тыңламаса, ул нишләгәнен белештерми, әлеге көч каршысындагы киртәне җимерми торып тынмый. Ф.Садриев 4) Ял итү, хәл җыю. Ул өченче катка хәтле һичбер тынмыйча күтәрелде. Г.Әпсәләмов. Ире бала карады, Хәерлебәнат тынмыйча иртә-кич эштә булды. А.Гыйләҗев 5) Көчсезләнү, бетү, басылу, туктау (табигать күренешләре тур.). Шул ук мизгелдә карлы-бозлы яңгыр тына, кояш чыгып, җир йөзе шатлангандай була. Ф.Хуҗин. Еламсак җил тына, җирдән шуышып, каядыр китеп сызгыра. Х.Ширмән 6) Җан, йөрәк, күңел берәр хистән, борчудан, дулкынланудан арыну, тынычлану. Күңел сыза, тынмый, Сыза борчылмыйча, көймичә, Йөрәк тагын сөя, чөнки булмый, Булдыра алмый йөрәк сөймичә. С.Сабиров. Эшнең асылын белми җан тынмый инде. М.Маликова 7) Берәр күренешнең интенсивлыгы бетү, әкренләп юкка чыгу. Урамдагы сүзләр, гайбәтләр акрынлап тынды. Г.Галиев 8) Берәр нәрсә турында үз фикерен әйтүдән туктау, тыелу. Нишләсәм дә эшләдем... Тик син сорашма – мин тыныйм. Ф.Бурнаш. Мин шул көнне үк тындым, башка берни дә әйтмәдем аларга. И.Нуруллин 9) күч. Ярсудан, борчылудан, дулкынланудан туктау; тынычлану. Каты эчү һәм өшәнүдән соң ул бер-ике көн өйдә ята. Тына, юашлана, Фираясына да әзрәк сырпалана. Ә.Еники. Кайткан саен ул кырларга чыга, җитдиләнә, тына, уйлана. Р.Миңнуллин 10) күч. Сугыш хәрәкәтләре бераз кимү яки вакытлыча тукталып тору. Аның бәхетенә каршы, сугыш тынган чак иде, бары тик уяулыкны сиздерер өчен генә, кемнәрдер сирәк-мирәк аткалап куялар иде. Г.Кутуй. Фронтта, сугышлар тынган арада, Рәшит шул үткәннәрне һаман исенә төшерә торган иде. Г.Әпсәләмов 11) күч. Авырлыклардан, мәшәкатьләрдән, күңелне борчый торган нәрсәләрдән, авырлык-борчу тудырган кешеләрдән һ.б.ш. котылу, арыну. Бандитлардан тынгач, Тора алмадым Дус шахтёрлар белән Уралда. Н.Баян Тына бару Әкренләп, әз-әзләп тыну. Аяк табаны белән ул җирнең суына башлаганын, анда тамырлар хәрәкәтенең тына барганын тоя иде кебек. М.Маликова. Күк күкрәгән саен, диңгез тына бара, дулкыннар әкренләп басыла-басыла да, дөнья тып-тыныч булып кала. Р.Вәлиев Тына башлау Тынуга табан бару. Хикмәттер, бүтәннәр дә кинәт юашланып, тына башладылар. Ә.Баян. Барыйның энесе Мансур шул елгы иде, соңрак, сугыш тына башлагач киткән иде дә чулак булып кайтты. Г.Якупова Тына калу к. тынып калу. – Гөлләр белән соңгы очрашуыбыз түгел, иптәшләр, ул бездә җәй буе торачак, – дигәч, халык тына калды. Г.Әпсәләмов Тына төшү Тагын да тыну; бераз тыну. Матур гына талашып килгән абыстайлар, без якынаю белән, тына төштеләр. Һ.Такташ. Ята торгач, бу давыл тына төште, ләкин дөньяда бүтән төрле тавышлар да җитәрлек икән бу якта! А.Гыйләҗев Тынып алу Аз гына вакытка тыну. Беразга тынып алган буран янә котыра башлады. Г.Галиев. Ул да түгел, җил тынып алган мизгелләрдә яфраклар лепердәшүе, кошларның канат кагышы ишетелеп-ишетелеп калды. Р.Мөхәммәдиев Тынып бару Торган саен күбрәк тыну. Гранит һәйкәл булып баскан шагыйрь тынып барган шәһәргә уйчан гына карап тора. Г.Әпсәләмов. Ни соң яткан авыл да инде тынып бара иде, чөнки таң белән тагы торасы бар. Ф.Бәйрәмова Тынып бетү Тәмам тыну, тулысынча тыну. Төн уртасы җиткәч, барлык шау-шу тынып беткәч, кош-корт йокыга киткәч, Җамал әбигә тагы эш чыкты. А.Алиш Тынып җитү Тулысынча тыну. Ләкин давыл әле бөтенләй үк тынып җитмәгән булып чыкты. Н.Фәттах. Күбесенең әле җаны да тынып җитмәгән, саңаклары әледән-әле сулык-сулык итеп куя. Р.Батулла Тынып калу Тынган хәлгә килү. Я кинәт очынып-очынып китә, я көрсенеп тынып кала. Ф.Яруллин. Бу – бил алышыр алдыннан ике көрәшченең мәйдан уртасында кинәт кенә тынып калуы кебек иде. М.Мәһдиев Тынып килү Тынуга таба бару; тыну дәрәҗәсенә җитеп килү. Ә бураннар инде тынып килә, Ә бураннар китә кышлардан. Р.Сәлах. Аннан, сугыш яңа тынып килгән Кавказда коралсыз да булмыйдыр. Татарстан яшьләре Тынып тору Вакытлыча тыну; билгеле бер вакытка тыну. Бу араларда клуб ачылмады; каз өмәләре башланмаган; аулак өйләр дә тынып тора. А.Гыйләҗев. Халык бермәлне тынып торды. А.Вергазов |