ТЫНСЫ’З-ӨНСЕЗ рәв. Җанлылык билгеләре булмагандай. Аңа кул сузу түгел, хәрәкәтләнә дә алмыйча, тынсыз-өнсез торган Айсинәгә карап, Гөлсәрия йөзенә мыскыллы елмаю чыгарды да: «Син нәрсә, әллә миңа үпкә саклыйсыңмы», – диде. Н.Көбәш. Тынсыз-өнсез яткан песнәк кузгалырмы дип, кызлар түбә буйлап су агызып җибәрделәр. М.Әхмәтшина ◊ Тынсыз-өнсез калу к. тынсыз калу. Галимәне күрү белән, барысы да тынсыз-өнсез калдылар. Н.Фәттах. Каушавыннан бераз тынсыз-өнсез калып торганнан соң, бер ел буе йөрәгендә йөрткән сөю хисен бер матур сүзгә ияртеп, күңел читлегеннән очырып чыгарып җибәрде: – Зөһрә! Г.Гыйльманов |