ТЫНСЫ’З ИТҮ ф. 1) Сулышсыз калдыру, сулышка зыян китерү, сулышны туктату. Авылга кунакка килгән, сырадан бәхәсләшеп, карлыгач ояларын җимерүче, балчык атып уйнаучы эшлексез үсмерләр кешегә карата да кансыз булып чыгалар: аларга каршы төшкән Гайнанның башына каты әйбер белән бәреп, аны тынсыз итәләр. Ф.Хатипов 2) Үтерү. «Яхшылык белән Мәгъсүмәне миңа бирмәсәгез, икегезне тиң тынсыз итәм!» – дип, наганын чыгарып төзәгәч, теге бичаралар берсүзсез риза булганнар ---. В.Нуруллин 3) Берәр сүз, көтелмәгән хәбәр, вакыйга нык гаҗәпләндерү, аптырашта калдыру, гадәти халәттән чыгару. Бу яңалык классны тагын тынсыз итте. М.Мәһдиев 4) Каршы сүз әйттермәү, сөйләргә ирек бирмәү; авызын томалау. Шул арада ире моны тынсыз итәрдәй бер җөмлә әзерләп куярга өлгерә. Татарстан яшьләре |