ТЫНСЫЗ I рәв. Эндәшмичә, бернинди тавыш-тын чыгармыйча, шау-шусыз. Әнә шунда теге карчык читлек эчендәге жирафны күргән дә, байтак тынсыз торгач, моның булуы мөмкин түгел, дигән. М.Мәһдиев. Барысы да нәрсәдер буласын көтеп тынсыз калдылар һәм әле ис китмәүчән-тыныч кыяфәтле Инсафка, әле ачулы, бозылган йөзле Мәрдәнша агайга карап-карап алдылар. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә