ТЫН-СУЛЫШ җый. и. 1) Гомумән сулыш. Кешенең аһ-зарын тын-сулышыннан, күз карашыннан тоярга, аңларга өйрәнгән ул. Г.Гыйльманов. Алар түгәрәкләнеп басканнар да, башларын түбән иеп, урта бер җирдә, карлы салам өстендә, хәлсез, җансыз булып яткан бала кисәгенә җылы тын-сулышларын өреп, пар-бу бөркеп торалар... Безнең гәҗит 2) күч. Җәмгыятьтәге актуаль фикерләр; шул чорда яшәгән кешеләрнең фикер сөрү юнәлеше, рухи халәте, гомуми кәеф, атмосфера. Заманнарның тын-сулышы кайнар! Зөлфәт |