ТЫН-ӨН җый. и. Тын, сулыш, тавыш-тын. Тыны-өне юк баламның! А.Гыйләҗев. Почмактагы караватта яткан яралының тыны-өне юк. Х.Камалов

Тыны-өне бетеп Бик нык йөгерүдән көчкә-көчкә генә сулыш алып. Капка ачылды, озак та үтмәде, аш өенә, тыны-өне бетеп, Наилә килеп керде. А.Гыйләҗев. – Анда ике зур таш йорт бар, шуннан аталар, – диде, тыны-өне бетеп, сулышын көчкә ала-ала. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә