ТЫНМАС с. кит. 1) к. тынгысыз. Чит җирләрдә җәфа чигеп йөрдем, Юата алмый тынмас җанымны. Ф.Зыятдинова. Эштән арыган, ыгы-зыгыдан туйган авыл егетләре һәм тынмас ирләре дә инеш ярларына елышканнар, балык чирттерәләр. Ф.Яхин

2) Тынмый торган. Тынгысыз кыңгырау, Уяу әдәби кыңгырау, Уяу һәм тынмас әдәби дәү кыңгырау син! Х.Туфан. Борынгыдан килгән тынмас ашкыну уяна. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә