ТЫНЛЫК и. 1) Бернинди дә тавыш, шау-шу булмау хәле. Тирә-якны сәер тынлык биләп алды. Г.Галиев. Шул рәвешле залның бер башында болганыш булып алды, дәрәҗәле тынлык бозылды, бөтенесе хәрәкәткә килде. М.Маликова

2) Тымызыклык, хәрәкәтсезлек. --- авылның кичке тынлык вә хәрәкәтсезлеге, читләрдәге кырларның ерак-ерак сузылган көе, буш вә җансыз, тын гына ятулары гаҗәп бер моңлы гармония тәшкил итә иделәр. Ш.Камал. Шундый ук сихри таң алды, шундый ук әкияттәгедәй гүзәл Шушма буе, шундый ук мөкатдәс тынлык һәм күңелдә өмет уты көйрәткән су агымы. М.Хәсәнов

3) филос. Чынбарлыкта предметларның чагыштырмача хәрәкәтсезлеге, тик торышы. Чынбарлыкта тик тору, тынлык (покой) бармы? М.Абдрахманов

4) Нинди дә булса эшчәнлек, хәрәкәт һ.б.ш.ның туктап торган вакыты. Тынлык вакытында күпсанлы вулканнар Җир өслеген калын гранит катлам белән каплый. Фән һәм тел. Кибетләрдә бушлык, кесәләрдә тынлык, күңелләрдә – өметсезлек дәвере. Татарстан яшьләре

5) Үсемлектә, орлыкта матдәләр алмашы тукталып торган вакыт. Тынлык чоры

6) Һәлак булганнарны җәмәгать белән тын гына аягүрә искә ала торган вакыт (гадәттә бер минут чамасы). Гомәровның бүгенге бәхетле тормышыбыз хакына башларын салган авылдашлар хөрмәтенә куелган обелискка борылырга чакырып биргән командасы яңгырады, каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алу һәркемне дулкынландырды. Т.Нәҗмиев

7) күч. Сугыш хәрәкәтләре бераз кимү яки вакытлыча тукталып тору күренеше. Бөтен әйләнәдә фронтка якын җирләрдә генә була торган үле тынлык хөкем сөрә. Ә.Еники. Ладога буенда урманда тирән тынлык. Г.Әпсәләмов

8) күч. Кемнән дә булса җавап, хәбәр, теге яки бу эш-гамәлгә, сүзгә карата реакция һ.б. булмау. «Рәхмәт, шагыйрь» дигән шигыре өчен рәхмәт әйтеп хат язган идем дә – тынлык. Н.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә