ТЫН-КӨН җый. и. к. тын-өн ◊ Тыны-көне бетү 1) Бик нык йөгерүдән яки әсәрләнүдән көчкә-көчкә генә сулыш алу; сулышы кабу. Шулчак яралылар тезелешеп яткан олаулар янына, тыны-көне бетеп, бер яшь кенә партизан йөгереп килде. М.Хәсәнов. Бераздан тыны-көне беткән Фирдания кайтып та җитте. Н.Әхмәдиев; 2) Бик нык, бик каты, бар көченә. Ләкин мин, күз яшенә манылып яткан хатынны калдырып, бу урыннан тизрәк ычкыныйм дигәндә, ул жиңемә асылынды да тыны-көне бетеп кычкыра башлады: «Я сез үләсез, я ирем...» Ватаным Татарстан |