ТЫНДЫРУ ф. 1) Тынычландыру, тыныч халәткә китерү, борчуны тарату. Яза шагыйрь каләм сындырганчы, Бунтарь җанын тәмам тындырганчы. Җ.Дәрзаман. Тик Ходай җанны тындырыр микән? Н.Гыйматдинова

2) Кемне дә булса тынычлыкта калдыру, борчудан, йөдәтүдән туктау. Сине дә тындырмый Беренче, миңа да тынгы юк. Ф.Сафин. Бала хәсрәте җанны тындырмый. Р.Камалетдинова

3) Кешеләргә яки җанлы-җансыз нәрсәләргә ял бирү, ял иттерү. Сөләйман белән карчыкның улы, утырып, арыган аякларын бераз тындырырга уйладылар. К.Тинчурин. Бер-бер артлы гел эш кушып тора, бер дә тындырмый безне Әлмира ханым. Ватаным Татарстан

4) Нәрсәне дә булса һәрвакыт эшләтеп, кулланып һ.б. тик тотмау. [Бритваны], бала-чага бик тындырмагач, сандыкка салып куйган идем, хәзер алып бирермен. М.Әмир

Тындырып алу Бераз, аз гына вакытка тындыру. Кыш көне бераз тындырып ала да, язын тагын башлана инде ул бакча эше. Сөембикә

Тындырып тору Билгеле бер ара тындыру; вакытлыча тындыру. Әйе, табигате бик ямьле булса да, авыл үзе чыраена үлем төсе кергән хастаны хәтерләтә иде: шөгыльсезлектән аптыраган балалар, кулларын тезенә салып оешып утырган карчыклар, саф һава сулап, шау-шудан колакларын тындырып торырга дип кайткан шәһәр кешеләре. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә