ТЫНГЫСЫЗЛА’У ф. к. тынычсызлау. Чөнки бу бит аларны тынгысызлау, кыймылдарга мәҗбүр итү була! М.Вәлиев. Менә күкрәктәге снаряд кыйпылчыгы гына кайвакыт тынгысызлый. З.Хәким Тынгысызлап алу Аз гына тынгысызлау. Бу үзгәрешләр институт хезмәткәрләрен тынгысызлап алды, әлбәттә. М.Мәһдиев Тынгысызлап йөрү Гел тынгысызлау; озак вакыт дәвамында тынгысызлау. Әмма, Фәхри Хисами әфәндене ректор үз бүлмәсенә дәштереп чәй эчерә икән, сөйләшәләр, дигән сүз күпләрне тынгысызлап йөрде. Ф.Яхин. Ничек инде аларны тынгысызлап йөрисең! Ватаным Татарстан Тынгысызлап тору Әледән-әле, һаман тынгысызлау. Башым тынгысызлап тора, кая, бераз капшап ал әле. Т.Гыйззәт. Аннан соң өзлексез аның күңелен бер уй, бер кайгы, борчу тынгысызлап торды. Н.Фәттах Тынгысызлый башлау Тынгысызларга тотыну. Аның күз алдына әле күңелле, гүзәл күренешләр килде, әле куаныч күгендә кара болытлар кабарып чыкты да, күңел кылларын ниндидер курку-өркүләр тынгысызлый башлады. Н.Фәттах Тынгысызлый бирү Тынгысызлавын дәвам итү; бернигә карамый тынгысызлау. Яңа җитәкче үзе дә тынгысыз, безне дә һаман тынгысызлый бирә. Г.Гариф |