ТЫНГЫСЫЗЛАНУ ф. 1) Тынычсызлану. Гатаның шашкын йөрәге шул Эльзаны эзләп кенә тынгысызланган икән. М.Мәһдиев. Болай борчылырга, тынгысызланырга һичнинди җирлек юклыкны яхшы белә ләбаса Расих? Ф.Яруллин 2) Тынычсызлану, бер урында тик тормау, тыныч тормау. Атлар тынгысызлана. М.Хәсәнов. Тынгысызланып пошкырына башлаган арык атны су эчәргә алып барасы бар иде аның. Г.Гыйльманов Тынгысызлана бару Торган саен ныграк тынгысызлану. Аптырагач, балконга да чыгып керде, киштәдәге китапларны да санап карады, әмма күңеле урынына утыра алмыйча, торган саен тынгысызлана гына бара иде. Р.Вәлиев. Әмәт тавына якынлашкан саен, Тәңгәрәйнең йөрәге тынгысызлана барды. Г.Гыйльманов Тынгысызлана башлау Тынгысызланырга тотыну. Якын килә башладымы, атлар аңардан куркып кала, колагын шәмрәйтеп тынгысызлана башлый, урмандагы берәр ерткыч якыная диярсең. Р.Низамиев Тынгысызлана төшү Бераз тынгысызлану; тагын да тынгысызлану. Әби, безнең сүзгә ышанмады ахры, тагын да тынгысызлана төште. Г.Сабитов Тынгысызланып алу Аз гына тынгысызлану; берара тынгысызлану. Тикшерү вакытында бик каты тынгысызланып алдык әле. Сөембикә Тынгысызланып йөрү Гел тынгысызлану; озак вакыт дәвамында тынгысызлану Тынгысызланып калу Тынгысызланган хәлгә килү. Шулай да Сафуан Микулайның бу кереп чыгуыннан тынгысызланып калды. З.Мәхмүди Тынгысызланып китү Кинәт тынгысызлану Тынгысызланып тору Гел тынгысызлану. Әмма, бара алмыйм, нигәдер йөрәк тынгысызланып тора, диде ул. Казан утлары |