ТЫНГЫСЫЗ с. 1. 1) Үзенә дә, башкаларга да тынгылык бирми торган, һәрвакыт берәр эш, сүз яки фикер белән мәшгуль; тиктормас. Ләкин Газинурның тынгысыз җаны бу гомуми кагыйдәгә дә сыярга теләми иде. Г.Әпсәләмов. Ә алар нәселе, алар ягы бик тә тынгысыз, хәтта артыгы белән тынгысыз һәм, минем аңлавымча, эшлекле кешеләр булган. М.Вәлиев

2) Бер урында тик кенә, тын тора алмый торган, башкаларны борчый торган. Ул коеның файдасыннан күбрәк зыяны тигән: йөгереп уйнап йөрүче тынгысыз малай коега егылып төшә һәм аягын имгәтә. К.Миңлебаев. Тынгысыз Габделбәр баракның бер почмагында баядан бирле кыштыр-кыштыр килә. А.Хәсәнов

3) Гел хәрәкәттә булган, ярсу. Инде ни күнеккән Марина да сукрана иде, чөнки, стеналарга, почмакларга бәрелеп, аның да тәне күгәреп бетте: диңгезнең бик тә тынгысыз чагына туры килделәр. М.Маликова

4) Борчулы, бимазалы, мәшәкатьле, тынычсыз. Чыннан да, аның гомере тынгысыз иҗатта, халык язмышы белән бәйләнешле кичерешләрдә кайнап уза. Х.Туфан. Тик адәм баласының йөрәге һәрчак тынгысыз. Г.Сабитов

2. рәв. мәгъ. Тынычсыз рәвештә; борчулы хәлдә; мәшәкатьләнеп. Тагын Рәшидәнең ике каш арасы җыерылып, нечкә кашлары тынгысыз тибрәнеп куйды. Ә.Еники. Күзләре ничектер тынгысыз ялтырый. С.Сафиков

3. и. мәгъ. Тынгысызлана торган, тынычсыз кеше. Тынгысызларга, ашыгып яшәүчеләргә әҗәле дә сәеррәк килә шул. Л.Шәех



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә