ТЫНГЫ и. 1) Рухи тынычлык, борчусыз, ярсусыз булган халәт. Менә дүрт ай инде аның тынгы күргәне юк, дүрт ай инде күңелен әле утка салган, әле боздай өшеткән тойгылардан арына алганы юк. М.Маликова. Урамнан уйнап кайткач та тынгы юк миңа. К.Кәримов 2) Тыныч, борчылусыз, борчу-мәшәкатьсез тормыш. Миңа көндез дә тынгы юк. Х.Камалов. Ыруга кайтса, аның белән беркемгә тынгы булмаячак, анасы Койтым бикә барыбер аның яклы булачак. Н.Фәттах ◊ Тынгы белмәү Һәрвакыт эштә-хәрәкәттә булу, ни белән дә булса мәшгуль булу; тынгысыз булу. Тынгы белмәс Динисның үз сүзе сүз: – Юк, яшьти, мондый өйгә килде-китте генә тәрәзәләр ярамый. М.Хәсәнов. Монысының да рәисе – тынгы белмәс, энергиясе ташып торган шул ук Кави Нәҗми. Р.Низамиев. Тынгы бирмәү Кемне дә булса борчып, тынычсызлап, бимазалап тору; тынычлык бирмәү. Әмма безнең самолётлар тынгы бирмиләр, эзәрлекләп, башларына пулемёттан ут яудыралар иде. Х.Камалов. Күрәсең, бу сүзләр инде күптән тынгы бирми иде аңа. Х.Ширмән. Тынгы табу Рухи тынычлык табу, тынычлану. Өйдә тынгы таба алмый, ул менә тагын кәҗәсен эзләргә чыкты. А.Хәлим. Җирдәгене белмисең, шуңа җаның тынгы тапмый. М.Маликова |