ТЫН II и. 1) Тере организмнарның үпкәләр белән эчкә кислород йоту һәм тышка углекислый газ чыгару процессы; сулыш. Хәбиров траншеяның сул тармагына кереп китте, тын бетсә дә, һаман йөгерде. Х.Камалов. Чөнки Күкчә кем икәнен оныта, артык масаеп китеп, чебен булып күзгә керә, авыр тузан булып тын юлына утыра башлый. А.Хәсәнов

2) Сулагач, үпкәләрдән кире чыга торган һава. Йотлыгып су эчкәч, Аксыл бүре озын тын белән улый башлады. Р.Батулла

3) сир. Гомумән һава. Алар карагач, аптыраудан авызларын ачып каттылар: арткы шиннарның икесе дә тын җибәргән иде. Ф.Садриев. Ләйсәнле болытлар катыннан бөркелеп, исерткеч тын килде. З.Мансуров

4) күч. Сулыш алу киңлеге, мөмкинлеге; сулау сәләте. Миңа тын җитми, миңа иркенлек җитми! Н.Фәттах. Кычкырасы килә бар тынга! Г.Гыйльманов

5) Берәр кеше, берәр әйбер яки күренеш тәэсире, йогынтысы. Сездәге космик үзәкнең яшерен тыннары да безгә килеп тора, дип әйтүнең кирәге дә юктыр. Ф.Баттал

Тын алган тавыш та Бернәрсә дә, өн дә (ишетелмәү, чыкмау). Аңа сөйләргә комачаулап шаулашучылар да, сүзен бүлдерүчеләр дә булмады, ихтирам күрсәтеп, тыныч кына, тыйнак кына тыңлап тик утырдылар, ичмасам тын алган тавыш та ишетелмәде. Н.Фәттах. Зал тулы халык, баягыча, үзләренең кайда утырганнарын онытып, сәхнәгә йотылганнар. Тын алган тавыш та чыкмый. М.Әмир. Тын алганы да сизелмәү Үзен бик тыныч тоту (бала, авыру кеше һ.б.ш. тур). Васыйлның борылганы, хәтта тын алганы да сизелми. Р.Рахман. Тын алганына кадәр белү Берәр кешенең тормышы, серләре, эшләре турында тулысынча хәбәрдар булу, барысын да белү. Тын алганыңа кадәр белеп торабыз, бездән берни яшерә алмыйсың. М.Галиев. Тын алгысыз Үтә авыр, эссе, салкын һ.б.ш. һава турында. Мунча эче тын алгысыз эссе иде. Р.Батулла. Тын алгысыз авыр һавасы, кубып беткән төссез-пычрак обойлары, тузан каплаган иске телевизоры, ризык калдыклары белән тулган өстәле --- ни сәбәпледер, беркем дә күмелмәгән һәм тора-бара чуп-чар белән тулган буш каберне хәтерләтте. Ә.Дусайлы. Тын алмастан к. тын да алмыйча (2 мәгъ.). Тын алу Ял итү, хәл җыю. Әбиемнең аз гына, үзе әйткәндәй, тын алырга вакыты булган арада, капка төбенә чыгып яисә койма өстенә үрелеп, хәбәр көтеп юлга, авыл башына карап торганы хәтеремдә. Ф.Сафиуллин. Тын алырга дип урамга – ресторан каршына чыгып баскан иде, әллә каян гына Мөнир килеп чыкты. Х.Ибраһим. Тын алуны онытып к. тын да алмыйча (1 мәгъ.). Тын алуны онытып карадым мин бу концертны. Браво! И.Газиев. Тын алырга да бирмәү 1) Берәр эшне бик тиз, килеп чыккан хәлне уйлап торырга, аңларга, аңга килергә мөмкинлек калдырмый башкару. Да, батькалар тын алырга да бирмиләр. Т.Гыйззәт. Күр, тын алырга да бирмиләр. М.Әмирханов; 2) Ял иттермәү. Ә район тын алырга бирми: давай, давай, чәчү турында сводка тапшыр. Х.Камалов. Тын алырга да вакыт бирмәү к. тын алырга да бирмәү. Немецлар безне бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләтергә, тын алырга да вакыт бирмичә ашыктырырга керештеләр. Г.Галиев. Тын алырга да вакыты булмау Эшнең бик күп, тыгыз булуы турында. Нишләмәк кирәк, ял итү түгел, тын алырга да вакыт юк. М.Хәсәнов. Көнозын анда чап, монда чап, тын алырга да вакыт юк. Р.Ишморат. Шулкадәр мәгълүмат җитештерүче редакциядә туктап тын алырга да вакыт юктыр, мин әйтәм. Л.Заһидуллина. Тын алырга да вакыты калмау к. тын алырга да вакыты булмау. Кыскасы, Казандагы кебек күңел кичерешләренә чумарга түгел, тын алырга да вакыты калмады. Г.Әпсәләмов. Тын алырга да ирек бирмәү к. тын алырга да бирмәү. Аларны куарга, тын алырга ирек бирмичә куарга кирәк. Г.Әпсәләмов. Ул янындагы караучыларына тын алырга да ирек бирми. М.Әмирханов. Тын алырга да кыймау к. тын алырга да курку. Һәркем кузгалырга да, тын алырга да кыймыйча, шаккатып, елмаеп, идән уртасында бөтерелгән җанлы бөтерчекне күзәтте. Н.Фәттах. Тын алырга да курку Берәр кешегә яки берәр нәрсәгә комачауламаска тырышу, бик сак булу. Мөнирҗан, тын алырга да куркып, әтисенең җавабын көтте. Н.Әхмәдиев. Фәттахны зал тын алырга да куркып, кысылып, шикләнеп тыңлады. Р.Батулла. Тын буылу к. тын киселү. Аннан, Германия туфрагына аяк басуга, тын буыла башлады. М.Мәһдиев. Мин сине озатырга бара алмадым, чөнки минем үз хәлем дә шәпләрдән түгел: ун-унбиш адым барган саен, тын буылудан туктарга туры килә. Көндәлек язмалар. Тынга кабарлык к. тын алгысыз. Чатнап торган январь төне. Тынга кабарлык булып куе сыкы төшкән. М.Хәсәнов. Тын да алдырмау к. тын алырга да бирмәү. Тын да алдырмыйсыз бит сез, берсе артыннан берсен кушып кына торасыз. Г.Әпсәләмов. Тын да алмыйча 1) Бик нык бирелеп, игътибар белән (карау, уку, тыңлау һ.б.ш. тур.). Зал тын да алмыйча тыңлый. З.Зәйнуллин. Таһирҗан картның ни әйткәнен аңлап бетермәсәләр дә, барысы да, тын алмыйча, аны тыңладылар. Ф.Бәйрәмова. Аның язганнарын Ирек тын да алмыйча укырга кереште ---. Ф.Садриев; 2) Берьюлы, ял да итмичә, тукталмыйча (эшләү, сөйләү һ.б.ш. тур.). Төннең-төн буена тын да алмый сөйләшеп чыкты алар. Г.Галиева. Тын да тартмыйча к. тын да алмыйча (1 мәгъ.). Ул, әнигә борылып, тын да тартмыйча сөйләп китте: – Мине гафу итегез. Ф.Баттал. Тын да чыгармау 1) Бер сүз әйтмәү, эндәшмәү, сөйләшмәү; 2) Тавышланмау, шау-шу күтәрмәү. Телевидениедән татар тапшыруларын елдан-ел кыскарталар, тын да чыгармыйбыз. А.Хәсәнов. Түзде, тынын да чыгармады. М.Әмирханов. Тын җыю Бераз ял итү, хәл алу. Җырның берсен тәмамлап, икенчесен башларга тын җыеп торганда, читтәнрәк яшь бер тавыш кычкырып җырлап җибәрде: «Җилләр исә, җилләр исә, җилгә бөгелә гөлләр; Безгә түгел, дошманга да Килә ул кара көннәр!» М.Маликова. Эш эшләп бетердеме, ул тын җыяр өчен урамга чыкса, анда аны кинематограф каршы ала. Казан утлары. Тын кабу к. тын кысу. Аннан тын кабып егыласың да, хәл алгач, мактаныша башлыйсың: – Ә мин бер җир буе арттагы калаена тотынып бардым. М.Мәһдиев. Тын каплану к. тын буылу. Гүр газаплары белән узган юлны янә үтергә кирәклеген аңлагач, аянычтан тын каплана. Р.Батулла. Тын капланган, сүзләребезне әйтә алмый тордык... Бу тормышта ниләр бар? Тын киселү Үлү. Иптәшләре үлә берәм-берәм: Ташлар басып, туфрак ишелеп яки, караңгыда эшли торгач, хәлдән таеп, тыны киселеп. М.Гафури. Тын куыра торган к. тын куыргыч. Ул тавыш, әллә ничек шунда, сугыш кырыннан килгәндәй тоела, бәлки, чыннан да, тын куыра торган җил ул тавышларны монда сугыш кырыннан ук алып киләдер. М.Мәһдиев. Тын куыргыч Сулыш алуны авырайтырлык яки бөтенләй туктатырлык (салкын җил, сүз һ.б.ш. тур.). Тагын тын куыргыч авырту! Сөембикә. Тын куырылу Авырлык белән сулыш алу. Халык кайный, Сабантуй умарта күчедәй гөжли, эсседән баш әйләнә, тын куырыла. Р.Камал. Тын кысу Бик каты йөгерүдән, әсәрләнүдән яки бик нык салкыннан, эсседән һ.б.ш. сулыш алу авыраю, туктау. – Тын кыса, Гөлшәһидә, – дип зарланды профессор, бераз менгәч тә туктап. Г.Әпсәләмов. Юк, тын кысмый, ярсу йөрәгемне һәм җанымны сагыш-моң коча! Р.Закиров. Тын кысылу к. тын кысу. Мөгаен, бу минутта аның гына түгел, бүтән бик күпләрнең дә тыннары кысылган булгандыр. Г.Әпсәләмов. Маңгайдан аккан тир күзләрне әчеттерә, юешләнгән күлмәкләр тәнгә ябыша, тын кысыла, аяк-кулның хәле бетә, тамаклар кибә. З.Зәйнуллин. Тыннарын кысып к. тын да алмыйча (1 мәгъ.). Барысы да, тыннарын кысып, аның авызына текәлделәр. Н.Фәттах. Тыннарын кысып озак чаптылар. Х.Камалов. Тыннарын чыгартмау Кемгә дә булса каршы сүз әйтергә, ярамаган эш эшләргә мөмкинлек, ирек бирмәү. Нинди рөхсәт итү? Тыннарын да чыгартмабыз без аларның. Казан утлары. Тынны арттан алу к. тынны эчтән алу. Синнән такылдавык кеше булмыйдыр иде дә бит, хәзер телеңне тешләп, тыныңны артыңнан алып тик утырасың инде. М.Фәйзи. Тынны буу Сулыш алуны кыенлаштыру, авырайту. Ул мәхәббәт хисе тынны буа, башны әйләндерә, тамак төбен киптерә иде. М.Мәһдиев. Ясак салып, кол хәлендә калдырылгач, Тынны буып, хак динеңнән яздырылгач, Башны ташка орсаң да син, юк һич чара, һәр адымың сак астына алдырылгач. С.Әхмәтҗанова. Тынны куыру 1) к. тынны буу. Салкын һава тынны куырды, тән калтыранды, кире әйләнеп, җылы, тынчу вагонга керәсе килде. М.Маликова. Тынны куырып, керфек-кашларыңны бозга катырып уза бездә буран. Д.Бүләков; 2) Сөйләү сәләтен югалтырлык итеп әсәрләндерү. Кыланмышларына түзәр чамам юк, тынны куыра. М.Мәһдиев; 3) Җәфалау, интектерү. Сорау алулар аның тынын куырды, тәмам хәлсезләндерде. А.Гыйләҗев. Тынны эчтән алу Берәр кешедән, берәр нәрсәдән бик каты курку, шүрләү. Уяныр иде халык калтыранып, хәйран калып, Көтәр иде әйтәчәк сүзне, тынын эчтән алып. К.Нәҗми. Тын өрү Көч бирү; көч өстәү. Олимп уты ягар чакта, сүнеп барган учагыңа тын өрергә кирәк безгә. Р.Фәйзуллин. Тын тарту Организм нормаль хәлгә килү; хәл алу. Күңелен урынына куеп тын тарткач, Сәет сүзен җитди итеп төгәлләде: – Миңа озак вакытлар ул җитмәс. Т.Галиуллин. Тын тартырга курку к. тын алырга курку. Ул абына-сөртенә өйгә керде, бусаганы атлап узгач, тын тартырга куркып тыңланып торды. А.Гыйләҗев. Тын тоту к. тын кысу. Тыны бетү к. тын куырылу. Ә йөрәк кагу, тын бетү, аяклар җилсенү ишесе мондый чакта күпләрдә була. М.Маликова. Катырак кыскандыр: тын бетте, колаклар чыңлады, йөрәк атылып чыгардай булып типте, маңгайга тир бәреп чыкты. Казан утлары. Тыны да чыкмау к. тынын да чыгармау. Мин кырыйларына кәс тезгән яңа кабер янында басып торганда, Музгаркамның тыны да чыкмады, әйтерсең лә ул да бу мизгелнең мөһимлеген аңлый иде. А.Тимергалин. Күрше республикаларның тыны да чыкмый. Р.Миңнуллин. Тыны кату Бик нык курку. Ул күренүгә, сабыйлар, тыннары катып, өйләренә йөгерделәр. Ф.Баттал. Тынын да тартмый к. тын да алмыйча. Гаиләбез, тынын да тартмый йотылып тыңлый-тыңлый, рәхәт йокыга китте. Ф.Яхин. Тынын да чыгармыйча 1) к. тын да алмыйча (1 мәгъ.). Немецлар тыннарын да чыгармыйча утыралар, хәтта ракеталары да теләр-теләмәс кенә оча. Г.Әпсәләмов. Бераздан Бикчәнтәев әзер пьесаны актёрларга укый, тегеләре исә тын да чыгармыйча тыңлыйлар, аңлашылып тора: бу чыннан да сезонның хиты булачак! Г.Зәйнуллина; 2) Бер сүз әйтмичә, эндәшмичә. Әйтерсең кара уйлар белән уралган да ул, тынын да чыгармый шыпырт кына ята. С.Зыялы. Тынын эчкә тарту к. тынны эчтән алу. Аучылар, тыннарын эчкә тартып, кошларга якынлашалар. А.Гыйләҗев. Тынын эчтә саклау Беркемгә берни сиздермәү, сер бирмәү; шыпырт кына эш итү. Тының да чыкмасын к. тыныңны чыгарасы булма. Минем өемдә тының чыкмасын! А.Гыйләҗев. Динең, телең, халкың бетсә бетсен, дәшмә, түз, тының чыкмасын! З.Зәйнуллин. Тыныңны чыгарасы булма Каршы сүз әйтмәскә, үз фикерең белдертмәскә, бөтенләй дәшмәскә кушу. Тыныңны чыгарасы булма, елан! Т.Гыйззәт. Герман киң учы белән каты итеп аның авызын томалады: – Тыныңны чыгарасы булма! М.Маликова. Тыныңны чыгарма к. тыныңны чыгарасы булма. Аппак турында тыныңны чыгарма! Н.Фәттах. Тын эчү бор. Ял итү, хәл җыю



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә