ТЫН I с. 1. 1) Тавышсыз, тынлыкка (1 мәгъ.) баткан; шау-шусыз; тынычлык урнашкан. Өйдә чакта тып-тын булып тоелган авыл алай ук тын түгел иде. Ф.Яруллин. Алар төрле дулкыннарда, төрле телләрдә киләләр һәм, радиоалгыч аша үтеп, тын йортларны шом белән тутыралар. М.Маликова

2) Җилсез, тымызык. Моның кебек авыр, тын, хәрәкәтсез һава бары яшенле яңгыр яки көчле давыл алдыннан гына булырга мөмкин, һәм, ныграк игътибар итсәң, көн чынлап та үзгәрмәкче иде шикелле. Ә.Еники. Башта һава тын иде, бераздан көчле җил чыкты. Г.Әпсәләмов

3) Әкрен; хәрәкәтсез, тыныч. Төптә яңадан икенче агым була – әкрен, тын агым. С.Хәким. Күзеңне йом да тыңла: бу музыкада үз Ватаныңның шаулы урманнары, камышлы тын күлләре, чылтырап аккан чишмәләренең октавалары бар. М.Мәһдиев

4) Кеше булмаган, кеше комачауламый торган; аулак. Күзгә-күз карап, бер-берсенә сыенып, кар баскан тын сукмактан әкрен генә атлап китәрләр иде. Р.Габделхакова. Киң басуның тын юлыннан Узса уза тик игенче. Р.Закиров // Мәдәният үзәгеннән, цивилизациядән ерак. Тын ил

5) күч. Тыныч; хафаланмаучан, борчылмаучан. Җәләл тыштан тын вә тыныч, хәтта уяулы-йокылы бер халәттә кебек күренсә дә, аның эчендә үзенә дә ачык билгеләнеп бетмәгән бер куәт кайный, нидер сыеша алмый, бәреп чыгарга итә шикелле иде. Г.Ибраһимов. Рәшидә дә тын, йөзе сүрән булуын сиздермәскә тырыша, тешен кыса, иреннәрен кыймылдата. Р.Камал

2. рәв. мәгъ. 1) Тавышланмыйча, шауламыйча; тавышсыз. Телефон тын торды. Х.Туфан. Тын гына утырса да, җыерыла төшкән киң маңгае, ике уртада түбәнгә бөгелгән куе кашлары һәм ничектер аксылланып киткән чырае җанындагы киеренкелекне яшерә алмады. А.Вергазов

2) Ярсымыйча, дулкынланмыйча; салмак, акрын; тыныч (агу, исү һ.б. тур.). Юк, хәзер хәтерли алмый инде ул, җыр онытылган, әмма гомерендә бары бер мәртәбә татыган бәхет – Тимерҗанны өйләндереп килен төшерү бәхете – бик ерактагы ялгыз йолдыздай аның күңеле түрендә тын гына нур сирпеп һаман да балкый әле. Ә.Еники. Тирән сулар тын ага. Яңарыш

3) Ишетелер-ишетелмәс, көчсез, акрын; кычкырмыйча (тавыш һ.б.ш. тур.). Тавышы әллә нинди тын һәм моң чыга: – Без, иптәшләр, вакытлы рәвештә чигенеп торабыз, – ди ул, әйтерсең ул командир да, аны дошман гаскәре чигенергә мәҗбүр иткән. А.Алиш. Кыз тын гына елап утыра иде. М.Мәһдиев

4) Борчылмыйча, дулкынланмыйча, кайгы-хәсрәтсез. Әмма Фаягөл янында тын гына яшәрмен дә димә. А.Хәсәнов

5) күч. Тынычлык шартларында, сугышсыз; тыныч. Ябырылды фашист козгыннары Ватанымның изге күгенә... Килә алар үлем яудырырга Тын яшәгән илем өстенә. Ш.Маннур

3. и. мәгъ. 1) сир. к. тынлык (1 мәгъ.). Бераз вакыт тын. Г.Камал

2) сир. к. тынычлык (3, 5 мәгъ.). Тынга чумган диярсең, гел елмаеп кына йөри ул хәзер. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә