ТЫМЫЗЫКЛАНУ ф. 1) Җил басылып, тын калу. – Тымызыкланды кебек, әллә һава сулап, йөреп кайтабызмы, – диде ул әнисенә. Казан утлары

2) Салмаклану; тоныклану. Кылычларның ялтыр кырларына йолдызлардан төшкән шәүләдәй Тымызыкланып яңгырый Урал моңы – Таштугайлар көе, Шәүрәкәй. К.Нәҗми

Тымызыклана бару Торган саен ныграк тымызыклану. Парланып торган җылы һава әкренләп тымызыклана барды. С.Рафиков

Тымызыклана башлау Тымызыклану сизелү. Көн тымызыклана башлады

Тымызыклана төшү Бераз тымызыклану; тагын да тымызыклану. Августның кызу булса да инде салмаклана, тымызыклана төшкән көне әйтерсең бәйрәм оештыру өчен туган. Казан утлары

Тымызыкланып калу Тымызыкланган хәлгә килү. Тымызыкланып калган сыман тоелса да, ерактагы тавышлар һаман ишетелә әле. И.Нуруллин

Тымызыкланып китү Кинәт тымызыклану

Тымызыкланып тору Озак вакыт дәвамында тымызыкланган булу; сөйләү моментында тымызык булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә