ТЫМЫЗЫК с. 1. 1) Тын, тыныч, хәрәкәтсез, җилсез (көн, һава, су һ.б.ш. тур.). Көн тымызык. Һ.Такташ. Сүнеп киткән учакка чыбык-чабык ташлаштырып утырган Мөҗәһит кинәт кенә тымызык һаваны яңгыратып көлеп җибәрде: «Кара син!» С.Сабитов. Тымызык күлдә корт уйный ---. А.Тимергалин 2) Бик акрын гына исә торган (җил тур.). Ә урамда тымызык җилле салкын февраль. Т.Галиуллин. Кайнар йөзенә кичке тымызык җил бәрелде, әз генә айныта башлады. Н.Гыйматдинова 3) Тыныч, басынкы (кеше тур). Ул Сакмановны ихласлыгы, йомшак күңеле, ирләрчә кыюлыгы һәм үзе кебек тымызык, карун булмавы өчен ярата иде. Т.Галиуллин 4) диал. Томанлы, тонык. Алай иткәндә тымызык кына яктыны, селкенгән шәүләләрне чамалап була. Т.Нурмөхәммәтов. Җәйге тымызык күктә ай да, йолдызлар да күренми. Ә.Мушинский 5) диал. Чәчелми калган, кысыр (җир тур.) 6) күч. Тыныч; үз җае белән бара торган. Аннан соң шәһәр мохите аңа бөтенләй ят, андагы чират торулар, ыгы-зыгы, ызгыш-талаш авылның тымызык тормышында яшәгән егетнең җанын имгәтәчәк. Р.Газиз 2. рәв. мәгъ. Акрын гына һәм үзгәрешсез, ялыктыргыч итеп. Аның тормышы, көзге болытлы көннәр кебек, тымызык кына бара башлады. М.Маликова. Тымызык кына агып яткан елганың үзәне күксел яшел кыяк-күрән белән капланган – үзебезнең Күрәнле! Г.Якупова |